Узган атнада Затон урта гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Традиция буенча, аттестатларны тапшыру Столяров исемендәге мәдәният йортында үтте.
Узган атнада Тәтештә “Рок-прорыв” IV фестивале булды. Анда Казан, Тәтеш, Буа һәм Кама Тамагы районыннан яшьләрнең алты төркеме катнашты. Кама Тамагыннан “Весна” һәм Куйбышев Затоннан “Скандал” рок төркемнәре тамашачылар белән иҗат уңышы белән уратклашты.
Балтач авылында кайткан кунаклар һәм авылның искиткеч яшәүчеләре катнашуы белән “Авыл көне” бәйрәме үтеп китте. МР Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Илназ Хөснетдинов МР Башлыгы исеменнән, чыгыш ясап бүләк тапшырды.
2014 елның 4 июльдә Кама Тамагы МР күчмә кабул итү булачак. Кабул итүне ТР кеше хокукы буенча Уполномоченный Сария Харис кызы Сабурская алып барачак.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итү вакытында Газинур Әүхәт улы һәм Айрат Ринат улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирделәр.
Кама Тамагы МР ришвәтчелек күремнәрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп. территориясендә "Ришвәтчелек сораулары буенча гражданнар мөрәҗәгате" өч махсус ящик урнаштырылган(килгән хатлар ай саен алына). Шулай ук ришвәтчелек күремнәре турында хәбәр итү өчен "Ышаныч теелфоны" эшли: 8 (84377) 2-11-51.
16.06.2014 алып 23.06.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 105 чакыру булган, район буенча 33 чакыру.
2014 елның 20 июнендә “Идел” балалар савыктыргыч лагере эшли башлады. Лагерьда индивидуаль оешмалары хезмәткәрләренең 50 баласы, коммерция оешмалары хезмәткәрләренең 10 баласы һәм профиль сменасының 10 баласы ял итә.
1941 елның 22 июне –тарихыбызда иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне һәлак булганнарны, фашист тоткынлыгында җәфа чиккәннәрне, тылда ачлыктан үлгәннәрне, гомере бәһасенә илебезне саклаучыларны искә алалар.