ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 12 апреледә ТР Укучылар Спартакиадасы кысаларында  Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында йөзү буенча Кама Тамагы МР Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда 7 команда катнашты (4 яшь  категориясендә):  Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе, Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбе, Затон урта гомуми белем мәктәбе, Рудник урта гомуми белем мәктәбе, Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе, Кирельский урта гомуми белем мәктәбе, Сөйки урта гомуми белем мәктәбе.

2014 елның 12 апрелендә Кама Тамагы штп. мәдәният йортында "Иске-Казан түгәрәк уены" Республика фестивале татар фольклорының II зона этабы үтте. Бәйгедә 6 районнан 100-дән артык кеше катнашты(11 фольклор коллектив һәм 2-шәр солист): Кама Тамагы, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары. Бәйгедә бары тик бер генә балалар коллективы катнашты- Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбенең "Тау ягы" коллективы.

12
апрель, 2014 ел
шимбә
Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбендә "Яшь программист" муниципаль республика бәйгесенең  XVIII муниципаль этабы үтте. Бәйге оештыручылары - Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ҖЧҖ "Мәгарифтә информацион технологияләр үзәге".

Кичә Буа шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлекчәсе праймеризның чираттагы этабын үткәрде, ул якынча тавыш бирү инструменты булып тора һәм аны “Бердәм Россия” партиясе үз эшендә файдалана.


Президиум утырышы 11 апрельдә муниципаль район Советы президиумының чираттагы утырышы булды. Анда Советның дүшәмбе көнендә үткәреләчәк утырышы датасы, вакыты, көн тәртибе һәм чыгыш ясаучылар ачыкланды.

Кама Тамагы МР "Салават күпере" балалар бакчасында "Балалар бакчасы мини-мисс 2014" бәйгесе үтте. Сайлап алу турыннан соң  финалга урта һәм олы төркеменнән 13 катнашучы, әзерләү төркеменнән 12 катнашучы чыкты.

11
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 11 апрелендә Кама Тамагы МР Башлыгы Зөфәр Гарәфиев рәислеге астында ҖЧҖ "Кама Тамагы" АХО язгы чәчү эшләре әзерлеген кабул итү буенча комиссия утырышы үткәрелде.
Кама Тамагы МР Олы Кариле урта гомуми белем мәктәбе укучылары Казан шәһәре май аенда буласы "Мең идея" модуль конструкцияләр республика күргәзмәсенә әзерләнәләр. Экспонат - Культиватор КОР-1 булачак. Аны укучылар технология укытучысы Сафин Хәниф белән бергә иске "Дружба" пиласыннан ясаганнар.
Кама Тамагы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 14 яшьлек гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыруы булды.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мәдәният елы кысаларында “Сөйкемле Шүрәле” дип исемләнгән Халыкара иҗат эшләре конкурсының 1 сайлап алу этабы үткәрелде. Ул халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерүгә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат мирасын популярлаштыруга, балалар һәм яшьләрне эстетик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International