ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кама Тамагы МР үзәк китапханәсендә "Менә нинди без дуслар-китапханә, китап һәм мин" район бәйгесе һәм "Әфганстан-батырлык урыны" республика бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләделәр.
Районда хезмәт коллективлары үз территорияләрен ике айлык кысаларында чистарту өчен 9 апрель көнне эшкә чыктылар.

Узган якшэмбедэ кондезге сэгать икенче яртыда диспетчер элемтэсенэ ике балыкчынын боз арасында калып, узлэре яр буена чыга алмаулары хакында хэбэр килэ. Ике балыкчы да Казан шэхэреннэн. Ике сэгатьтэн сон Буа шэхэренен ЗПСО-1 хезмэткэрлэре «Укчы-53» судносынын хава мендэрендэ балыкчыларны ярга чыгара.


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Узган атна ахырында янгын хезмәте район газетасы хәбәрчесе белән берлектә рейд үткәрде. Аның максаты- район үзәгендәге Комаров урамы торак комплексы ишек алларында шәхси автомашиналар куюны тикшерү булды.
12 апрельдә безнең район Идел аръягы зонасының җиде районыннан “Иске Казан түгәрәк уены” татар фальклор фестивалендә катнашучыларны кабул итәчәк.
Район музеенда стендлар яңартылды. Бирегә килүчеләр иске фотографияләр белән таныша ала. Аларда узган гасырның 1960-1980 елларындагы поселокларыбыз һәм авылларыбыз сурәтләнгән.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Кама Тамагы МР Сөйки авыл китапханәсендә Сөйки урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көненә багышланган "Китап белән яшәсәң-бердә пошынмассың" исемле әдәби калейдоскоп үтте.
Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәләмәтләндерү комплексында ирләр командалары арасында мини-футбол буенча ТР чираттагы туры узды. Тур нәтиҗәсе буенча Кама Тамагы МР футболчылары беренче урынга лаек булдылар.
Кама Тамагы МР Сөйки авыл мәдәният йортында яшьләр өчен китапханә һәм мәдәният йорты белгечләре белән хәзерләнгән "Саулык, бәхет, матурлык", "Кеше кешегә булышсын" темаларына багышланган чара үтте.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Кама Тамагы Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе җыелма командасы Закиров Айнур Габделкариб улы җитәкчелегендә РТ кышкы һәм җәйге спорт төрләренең I Спартакиада кысаларында үткәрелгән милли татар-башкорт көрәшеярышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International