ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

19 октябрь, 2019 ел. Кама Тамагы районында 27 фатирлы йортны тантаналы рәвештә тапшыру булды. Профсоюз урамы адресы буенча урнашкан яңа төзелеш ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән һәм арендалы торак программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.

Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы ачып җибәрде, яңа йортта яшәүчеләрне котлады һәм яңа объектны төзүдә һәм тапшыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде.


18
октябрь, 2019 ел
җомга

19 октябрь, 2019 ел. Кама Тамагы районында 27 фатирлы йортны тантаналы рәвештә тапшыру булачак. Профсоюз ур., 29 адресы буенча урнашкан яңа төзелеш ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән һәм арендалы торак программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.

Затон поселогы китапханәсе һәм мәдәният йорты белгечләре белән «Чишмәкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Һөнәрләр дөньясында» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Россия Пенсия фонды ана капиталы программасын гади һәм гаиләләр өчен җайлырак итә торган яңа мөмкинлекләр тормышка ашырды дип хәбәр итә.

Хәзер ана капиталы сертификатын бирү яки аны куллану турында электрон гариза бирү генә түгел, ә сертификатны электрон формада алу мөмкинлеге дә бар.

Катнашучылар үз нормативларын бик яхшы башкардылар, әлеге чарада катнашкан һәр спортчыга рәхмәт белдерәбез.

Тәмте авыл китапханәсенең яшь укучылары мәкальләр, әйтемнәр, тизәйтүче һәм тараторкалар турнирында катнаштылар.

«Идел буе Театр» округ фестивале - Идел буе федераль округының яңа иҗтимагый проекты.

Проект кысаларында театр театральноеприволжье.рф сайт булдырылды.

8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә кызыксыну уяткан «кайнар линия» булды. Татарстанлыларның сорауларына Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе экспертлары җавап бирде.

Красновидово авылы китапханәчесе "Җилкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көз уңышы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында Рәис Сафиуллин исемендәге «Гармун сайрый» гармунчылар фестивале узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International