2019 елның 20 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында Рәис Сафиуллин исемендәге «Гармун сайрый» гармунчылар фестивале узачак.
17 октябрь көнне Кама Тамагы районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы белән берлектә, районның спорт активы, районның спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
2019 елның ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, юридик ярдәм күрсәтү максатларында, видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итүне уздыру планлаштырыла.
2019 елның 17 октябрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы атналык эшлекле киңәшмәсе узды.
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турында аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2020 елның гыйнварыннан реестрда теркәлгән теләсә кайсы кече судно салым салу объекты булып торачак.
«Санкт-Петербургта Татарстаннан теләсә кайсы фермер үз продукциясен сата ала», - диләр Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә. “Татар йорты” экомаркеты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә (812) 323-12-27 телефоны аша кабул ителә.
2019 елның 16 октябрендә Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт автоном учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре» «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнда педагог - психолог Каримуллина Ләйсән Фаит кызы белән балигъ булмаганнар белән уртак эш алып бардылар.
2019 елның 15 октябрендә Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт (китапханә бинасы) адресы буенча «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү булды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Кудерметова Ләлә Ринат кызы үткәрде.
2019 елның 9 октябрендә «ЭВМ операторы» программасы буенча Кама Тамагы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү уңышлы тәмамланды. Укыту Татарстан Республикасында 2019-2021 елларда «Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында пенсия алды яшендәге кешеләргә һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.