2019 елның 15 октябрендә Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ОСВОД район оешмасы әгъзасы Алсу Гафиятуллина белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар белән тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ачык дәрес үткәрделәр.
2019 нчы елның 15 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында Кама Тамагы районы белем бирү учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Бүген, 15 октябрьдә, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Федераль, республика һәм җирле дәрәҗәдә күрелгән чараларга карамастан, су коену сезоны тәмамланганнан соң да су объектларында бәхетсезлек очраклары дәвам итә.
Һәвәскәр балыкчылар, боз кату чорында куелучы һава шартларының начар булуына карамастан, кечкенә судноларда су киңлекләренә чыгуларын дәвам итәләр. Аеруча Куйбышев сусаклагычы акваториясендә хәвефле хәл күзәтелә.
Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучылары өчен «Яфраклардан эшләнмәләр» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.
Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Татар урта гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан «Җиргә мин җир даның бирдем» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
2019 елның 15 октябрендә 15:00 сәгатьтә Кама Тамагы ш.т. б., К. Маркс ур., 105 йорт адресы буенча (китапханә бинасы) «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (китапханә бинасы) гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү булачак, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Кудерметова Ләлә Ринат кызы үткәрәчәк.
2019 елның октябрендә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 205 ел тула. Лермонтов-рус әдәбиятының горурлыгы. Аның шигырьләре дөнья шигъриятенә бай булды. Гомере болай иртә өзелмәгән булса, Лермонтов әле бик күпшигъри шедеврлар булдырыр иде.
Хәзерге вакытта педагоглар алдында торган өстенлекле бурычларның берсе-тәрбия һәм белем бирү процессында балаларның сәламәтлеген саклау. Сәламәт яшәү рәвеше балалар бакчасында ук формалаша башлый. Җомга, 11 октябрь көнне «Чишмәкәй» балалар бакчасында өлкән төркем тәрбиячесе И.А.Софьина «Иртәнге зарядка» дип исемләнгән ачык дәрес үткәрде.