Хөрмәтле коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коткаручы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Кама Тамагы районы кулланучылар җәмгыяте район халкын якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлый! Һәм барыгызны да 27 декабрь көнне 8: 00 сәгатьтә район кулланучылар җәмгыяте территориясендә булачак авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыра! Ярминкәдә җирле җитештерү продуктлары: яңа ит, балык, сөт һәм сөт продуктлары, җиләк-җимеш-яшелчә, фураж, ашлык, печән, салам тәкъдим ителәчәк. Кайнар чәй белән дә җылынырга мөмкин булачак. Сезне Яңа Ел кәефе белән көтеп калабыз! Яңа ел табынына яңа гына продуктлар сатып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Район балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге»мәдәни-белем бирү проектының I этабына йомгак ясалды. 1 һәм 2 чирек дәвамында безнең районның башлангыч сыйныф укучылары көндәлекләрдәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстан мәдәният объектлары белән таныштылар, шулай ук мәдәният учреждениеләренә йөрүдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Башлангыч сыйныф укучылары сыйныф белән, ата-аналар белән яки мөстәкыйль рәвештә төрле чараларда булдылар һәм көндәлеккә үзләренең тәэсирләрен күрсәттеләр. Алар аның битләрен матур итеп бизәделәр, биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр, рәсемнәр һәм уку китаплары, музей һәм театрларга йөрүләре турында яздылар. Район мәктәпләре укучыларының 22 иң яхшы көндәлеге грамота белән бүләкләнде.
«МастерОК» клубы җитәкчесе Лилия Гомәрова «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен «Чыршы уенчыгы»дигән мастер-класс үткәрде. Уенчыклар ясау өчен балалар кул астындагы материаллар: төсле кәгазь, клей, кайчы һәм башка бик күп нәрсәләр кулланганнар. Балалар бик күп фантазияләр күрсәттеләр һәм нәтиҗәдә матур һәм оригиналь чыршы бизәкләре барлыкка килде. Балалар үз куллары белән ясаган уенчыкларны чыршы бизәр өчен өйләренә алдылар.
30 ноябрьдә "Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге» ФКУ территориясендә" Бозда һәм суда сак булырмын"дигән республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды.
22 декабрьдә районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казан шәһәрендә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Кама Тамагы районы 8 тапкыр әлеге ярминкәләрдә катнашты, анда 13,6 млн.сумлык продукция сатылган.
Бүген, 2018 елның 25 декабрендә, Т. Миңнуллин исемендәге паркта "Яңа ел калыр өчен килә" исемендәге театрлаштырылган тамаша булды .
Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты Олы Карамалы авыл җирлеге территориясендә 16:22:000000:132 һәм 16:22:030501:76 кадастр номерлары булган участокларда газүткәргеч төзү өчен халыкка сервитут билгеләү мөмкинлеге турында хәбәр итә.
16 кешедән торган Кама Тамагы районы делегациясе Татарстан Республикасы Президенты чыршысында катнашты. Бу Республикада һәм Россиядә спорт, уку һәм музыка юнәлешләре буенча урыннар алган иң яхшы балалар, шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
Барлык балаларга да Президент исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырылды һәм искиткеч әкияти тамаша күрсәтелде.
26 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренешләр көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән буран, юлларда кар көртләре; көндез көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, урыны белән көчле кар.