ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Кышкы каникул көннәрендә Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Затон поселогы китапханәсендә булдылар, анда алар өчен П. П. Бажовның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Малахит шкатулка серләре" дип исемләнгән әдәби кичә һәм "Бажов әкиятләре дөньясында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
 


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 5 гыйнварында ТР территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм көндез буран; көньяк-көнчыгыш җилнең көчәюе 15-17 м / с кадәр; юлларда кар көртләре;

- иртән, көндез аерым районнарда көчле кар.


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 3 гыйнвар көнне, Дербышева Нина Дмитриевнаны 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы башлыгы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин котладылар. Нина Дмитриевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Каматамагылылар 2018 елны үткәрделәр.


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне чын күңелдән яраткан бәйрәмнәребез – якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Тиздән Яңа 2019 ел җитә, 2018 ел тарихта калачак. Барыбыз өчен дә якыннарыбызның  сәламәтлеге, балаларыбызның уңышлары, үзебезнең һөнәри осталыгыбызны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек кыйммәтләр мөһим. Бу ел эчендә Кама Тамагы тарихына күп кенә шатлыклы вакыйгалар керде, без районыбыз һәм аның кешеләре – аларның спортта, олимпиадаларда, мәдәният, туризм өлкәләрендәге җиңүләре белән горурланабыз.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 28 декабрендә Кама Тамагы поселогының мәдәният йортында «Ныклы гаилә» республика проекты химаясендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен уздырыла торган хәйрия чыршы бәйрәме узды.  Павел Николаевич бәйрәмгә килгән барлык ата-аналарны һәм балаларны бәйрәм белән котлады. “Без – Россия гражданнары!” VI республика иҗат конкурсында катнашкан өчен җиңүчеләргә һәм катнашучыларга район башлыгы исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен «Аленький цветочек» театральләштерелгән тамаша куелды. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен балалар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре буенча бәйрәм алды күңелле интерактив викторина үткәрделәр.  Викторина балаларны кызыклы сораулар белән шатландырды, елмаюлар уятты, кәефне күтәрде.           Китапханәчеләр укучыларга Яңа елда бары тик уңай, кояшлы, шатлыклы теләкләр генә теләделәр.

Бүген, 2018 елның 28 декабрендә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы җиденче чакырылыш депутаты, милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы катнашында Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Төп мәсьәлә МР Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Муниципаль район Советы карары белән Заһидуллин Ринат Марат улы билгеләнде.

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган. Шулай ук исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы муниципаль районында "соры" хезмәт хакы белән көрәш буенча эш оештырылган.

 

"Кайнар линия" телефоны: 8 (84377) 2-12-52.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2019 ел алдыннан ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты, эш бирүчеләр һәм 2019-2021 елларга профсоюз органпизацияләренең Координация советы арасында социаль партнерлык турында 3 яклы килешүгә кул куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International