ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

23-24 декабрьдә "Патриот" республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге базасында "Юнармия" бөтенроссия хәрби-һава көчләренең IV слеты узды. 

Башта чыршы уенчыклары сыйфатында фольга яки матур кәгазьгә, шулай ук алма, чикләвек, шәм һәм битләргә төрелгән конфетлар, печенье кулланылган. Йортта табылган тәм-томнар һәм бизәнү әйберләре чыршыда эленде һәм күпмедер вакыт гаиләне сөендереп, балалар арасында бүленде. 

Иң беренче чыршы уенчыклары тукымадан, мамык һәм папье-машедан ясалган иде. Бу кешеләр, хайваннар, гөмбә, күркә фигуралары иде. Соңрак фигуркалар балчык яки фарфор элементлары белән әзерләнә башлады. 

2018 елның 25 декабрендә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дигән чара үткәрделәр.

Максаты-чыршы уенчыклары тарихы белән кызыксынуны арттыру, халык мәдәниятенә җәлеп итү, яңа ел уенчыклары барлыкка килү тарихы белән таныштыру.

Социаль хезмәт алучылар Яңа ел уенчыкларын әзерләүдә актив катнаштылар һәм бергәләп чыршы бизәделәр.

Бүген, 25 декабрьдә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лиханов катнашында, ТКХ мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәгә Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары, районның һәм Тенеш шәһәр тибындагы ТСЖ идарә компанияләре җитәкчеләре, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе, шулай ук «Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре»ААҖ генераль директоры урынбасары чакырылган иде.

Көн тәртибендә коммуналь челтәрләр, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләләре каралды.

Әлеге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Бүген, 2018 елның 25 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин Анисья Петровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Анисья Петровнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 815 номерлы карары нигезендә, 2017 елдан башлап, муниципаль идарәне оештыру һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы практика үрнәкләрен ачыклау, бүләкләү һәм куллану максатында «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы (алга таба - Конкурс) үткәрелә.

 

24 декабрь көнне Район балалар китапханәсенең «МастерОК» клубы җитәкчесе Гомәрова Лилия Рудник урта мәктәбенең «Радуга» мәктәп яны лагере балалары өчен «Открытка-сюрприз» дигән мастер - класс үткәрде. Мастер-класс катнашучылары үзләренең туганнары өчен якты Яңа Ел открыткалары ясадылар. Эш барышында яшь укучыларыбыз чын-чынлап бәйрәм кәефе белән таралдылар: Яңа ел җырлары җырладылар, бер-берсе белән бәйрәм планнары белән уртаклаштылар. Һәр бала аны туганнарына һәм якыннарына тапшыру өчен үз эшләнмәләрен өйләренә алды.

2018 елның 22 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә нәфис гимнастика буенча "Кышкы әкият" Беренчелеге узды.

2018 елның 22 декабрендә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында «Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгариф көне" нә багышланган мини-футбол буенча ачык районара турнир узды, ярышларда Буа, Тәтеш һәм Кама Тамагы командалары катнашты.

Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов бүген, 24 декабрьдә, җирлек башлыклары, секретарьлар, җирлек башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары һәм муниципаль район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының оештыру-кадрлар мәсьәләләре каралды, массакүләм чаралар үткәргәндә кичектергесез чаралар билгеләнде.

 

Бүген, 24 декабрьдә, муниципаль район Советының утырышлар залында Район Башлыгы Павел Лоханов рәислегендә Кама Тамагы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. Муниципаль район торак пунктларында Яңа ел чаралары үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар каралды. Мәгълүмат белән Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән шәһәрендәге бүлекчәсе оперуполномоченные Дмитрий Мартынов, «Кама Тамагы» полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлеге башлыгы Дмитрий Зиновьев чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International