ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Районның туган якны өйрәнү музеенда Гөлнур Дәүләтшина җитәкчелегендәге 10 сыйныф укучылары белән Россиянең Хәрби дан көненә багышланган «Ватанның  батыр уллары » дигән чара узды.

 Бу көннәрдә районның туган якны өйрәнү музеена  килүчеләр игътибарына  дәүләт бәйрәмнәре  – Халыклар бердәмлеге  һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителде. 

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган. Шулай ук исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы муниципаль районында "соры" хезмәт хакы белән көрәш буенча эш оештырылган.

 

2018 елның 1 ноябрендә Кама Тамагы штпда "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы базасында Рудник урта мәктәбе укучылары II баскычтан V баскычка кадәр йөзү буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. Әлеге чарада 23 укучы катнашты. Тапшыру нәтиҗәләре уңышлы!


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Район туган якны өйрәнү музеенда Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен тематик экскурсия үткәрелде. Балалар ата-бабаларыбызның көнкүреше, традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында белделәр, Безнең төбәкнең табигый һәм хайваннар дөньясы белән таныштылар.

Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен,  район туган якны өйрәнү музеенда узган түгәрәк өстәл һәм флешмоб,  шушы ике дәүләт көненә багышланган иде.

Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме алдыннан Затон поселогы китапханәсе һәм Столяров ис. мәдәният йорты белгечләре Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр. Затон урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «тарих белән бәхәсләшмиләр, тарих белән яшиләр» дигән тарихи экскурс үткәрделәр.

Хөрмәтле Кама Тамагы районы суд приставлары федераль хезмәте  хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – суд приставы көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Суд приставлары хезмәте хезмәткәрләрен суд системасының суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче ышанычлы терәге дип атарга мөмкин. Сезнең хезмәт мөһим һәм кирәк.

 


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Министрлык «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Предприятие һәм оешмаларның яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" исеменә һөнәри осталык республика конкурсын үткәрә (алга таба – Конкурс).

Узган пәнҗешәмбе көнне Үзәк китапханәдә  ВЛКСМның гасырлык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә МР Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Гращенкова, районның ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Виталий Юманов, Комсомол активы ветераннары Александр Левин, Сергей Алешин, Гөлзада Дәүләтшина, Кама Тамагы, Рудник һәм Затон урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, «Ачкыч»  иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе һәм әгъзалары катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International