Кама Тамагы районында "Идел йорт" театр коллективларының фестиваль-конкурсының 1 туры дәвам итә. Аның кысаларында жюри районның барлык муниципаль берәмлекләрнең артистлары әзерләгән спектакльләрен бәяли.
21 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте авылы китапханәсендә Тәмте мәктәбе укучылары белән экологик әңгәмә узды. Әңгәмә табигатьне саклау һәм Кызыл китапның нәрсә икәнен аңлатудан башланды.
Каратал авылында 20 март көнне, 1-7 сыйныф укучылары һәм мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызнын изге йолаларының берсе - Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Горький исемендәге Красновидово музеенда, Экология елыга багышланган, "Табигать яклауны сорый" дигән тематик кичә узды. Чараны музей һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.
Кама Тамагы муниципаль районы "Затон балалар музыка мәктәбе" филиалы укучылары "Музыкаль гаилә" гаилә ансамбльләренең Республика конкурсында катнаштылар. Чара 19 март көнне Ключарев ис. №7 Казан балалар музыка мәктәбендә узды. Конкурсның жюри әгъзалары –Казан консерваториясе профессорлары. Республикасының талантлы балалары арасында безнең балалар бик лаеклы чыгыш ясадылар.
"Җаваплы ата-аналар мәктәбе" программасын тормышка ашыру кысаларында, "Советлар Союзы Герое М. А. Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе" ДБМУ бишенче сыйныф укучылары тәрбияче Рахматуллин Р.Б. һәм педагог – психолог Гыйззәтова Н.И. белән бергә Куйбышев Затон штп урнашкан «Рост.Ок» ҖЧҖ теплица комплексында булып кайттылар.
20 мартта Ногъманов Вазыйх Җиһанша улын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров котладылар.
Кама Тамагы муниципаль районында кече хуҗалыкларга ярдәм итү, халыкның үзмәшгульлеген арттыру буенча эш дәвам итә. Әлеге чараларның дәвамы итеп, 18 март көнне муниципаль район Башлыгы П.Н.Лоханов крестьян (фермер) хуҗалыкларына кандидатлар белән очрашу уздырды.
16 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Балтач авылы мәдәният йортында, "Идел йорт" театр коллективларының фестиваль-конкурс кысаларында, безнең якташыбыз, язучы-драматург Рәдиф Сәгдиевның пьесасы буенча "Сынган беләзек" спектакле куелды.
Бүген, 20 март көнне "Бердәм Россия" БСП Кама Тамагы Җирле советы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең гомуми җыелышы узды. Җыелышны үткәрде Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары, "Бердәм Россия" БСП Кама Тамагы җирле бүлеге сәяси совет Секретаре урынбасары Газинур Габидуллин үткәрде.