ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

20 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Газинур Авхатович кыскача алдагы атнаның  төп чараларын яктыртты, аннан соң көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчергә тәкъдим итте.

24 мартта Россия Федерациясендә чираттагы кат "Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Татарстан Республикасында бу көнне сәгать 8.00 дән 16.00гә кадәр 56 пунктта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.


17
март, 2017 ел
җомга

17 март көнне Кама Тамагы ГИМС инспекторлык участогының дәүләт инспекторы Нияз Нуриев Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә  «Яз көне сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына сыйныф сәгате үткәрде.

Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затон штп  15 фатирлы ике торак йорт (Куйбышев һәм Гагарин урамнары) һәм бер 32 фатирлы торак йорт (Первомайская урамы) төзелә. Әлеге йортлар авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен торак йортлар төзү программасы буенча төзелә. Төзелешнең инвесторы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

16 март көнне Буа муниципаль районында 2017 елның чәчү кампаниясе мәсьәләләре буенча күчмә штаб утырышы узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, "Ак Барс" ХК ААҖ АПК департаменты директоры Камил Галиев, холдингның структурасына керүче хуҗалыкларның  җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм консультантлары. Күчмә штабта Кама Тамагы муниципаль районы вәкилләре дә катнашты.

Бүген, 16 мартта  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов рәислегендә салымнар һәм җыемнарның вакытында түләнми калган өлешен киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.  Анда Федераль салым хезмәте, Пенсия Фонды, социаль иминият Фонды, Финанс-бюджет палатасы һәм кайбер башка ведомство вәкилләре катнашты.

Кама Тамагы штп  "Салават күпере" балалар бакчасы базасында Кама Тамагы МР мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының  район семинары узды.

16 мартта  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов финанс органнары җитәкчеләре белән, агымдагы мәсьәләләр буенча, атналык киңәшмә үткәрде. Игътибар үзәгендә – бюджетның керем өлешен үтәү һәм Кама Тамагы районының социаль-икътисадый үсеше.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Россиядә Экология елы, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлек елы кысаларында, Красновидово балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Красновидово мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен,  китапханә, мәктәп хезмәткәрләре укучылар белән берлектә "Табигатькә дус бул" дигән курчак спектакле куйдылар.

Кама Тамагы районының туган якны өйрәнү музеенда кунаклар игътибарына Геодезия һәм картография көненә багышланган "Карта – Җир йөзе" дигән яңа күргәзмә оештырылган, анда Россиянең, Татарстанның иске географик картасы, 19 – 20 гасырлардагы Богородское (хәзерге вакытта - Кама Тамагы) авылының, күчермәләре, карталары, схемалары, планнары  тәкъдим ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International