ТР (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында 14 марттан 17 мартка кадәр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырды. Элемтә өчен телефон 2-12-46, консультация вакыты 9 сәг. алып 17 сәг. кадәр.
Бүген, 14 мартта Кама Тамагы штп Җирлекара үзәк китапханәсенең уку залында Кама Тамагы муниципаль районының Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе А. М. Терентьев катнашты.
22 март көнне сәгать 10.00дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итәчәк. Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак. Адресы: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 йорт.
15 мартта Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.
13 мартта Кама Тамагы муниципаль районына эшлекле визит белән "Ак Барс" ХК ААҖ генераль директоры Егоров И. М. килде. Иван Михайлович "Кама Тамагы "АХП" ҖЧҖ Олы Бортас бүлекчәсе территориясендә узган күчмә киңәшмәдә катнашты.
Кама Тамагы муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Динур Гарифуллин һәм Тәлгать Сафин татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаштылар.
10 мартта Тәмте урта мәктәбенең 5-7 сыйныф мәктәп укучылары өчен мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кызыклы конкурсларга бәйле күңел ачу чарасы әзерләгәннәр иде.
Бүген, 13 март көнне, Кама Тамагы муниципаль район Советының XV утырышы үткәрелде.
Бүген, 13 мартта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында "Язгы-җәйге чорга юлларны әзерләү", "Кама Тамагы районы буенча ЭПУ "Буинскгаз" КГС 2016 елгы эш нәтиҗәләре" турында докладлар тыңланды.
13 марттан 24 мартка кадәр "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе үткәрелә.