ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Каратал авылы китапханәсендә 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,  китап күргәзмәсе, фотостенд эшләнелде. 7нче март көнне Каратал авылы мәдәният йортында әниләр, дәү әниләр өчен "Ана-бөек исем" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Клуб мөдире белән берлектә "Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда" дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

7 март көнне Олы Кариле китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Милли ризыклар ярминкә"се үткәрделәр. Ул Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышланган иде. Кичен  мәдәният йортында халыкка  Ф. Садриевнын "Сиңа гына әйтэм" һәм Галимҗан Гыйлмановның "Убырлы карчык-әбием" спектакльләре  курсәтелде.

Иске Барыш авыл җирлеге авылларында  8 март көненә багышланган бәйрәм чаралары булып узды. Һәр авылда табынга 20 гә якын кеше килгән иде. Бәйрәм уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән һәр кеше җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Һәтта бишек җырларына хәтле искә төшерделәр.

Кама Тамагы муниципаль районының  Мордва Каратае авылы мәдәният йортында  8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә   багышланган  бәйрәм концерты оештырылды.  Концерт программасында җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән тамашалара һәм поэзия  бар иде.

Кама Тамагы районының  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарә консультантлары Илнар һәм Динар Исмагиловлар,  "Олы Кариле" ААҖ директоры Вәкил Касыймов, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиясенең инженеры һәм агрономы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елгы чәчү кампаниясен үткәрү буенча оештырылган күчмә утырышында катнаштылар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы муниципаль районының  Тәмте мәдәният йортында "Белорусские Песняры" вокал-инструменталь ансамбленең  ретро-концерты булып узды.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 март көнне Атабай клубында язның беренче бәйрәме 8 Март халыкара хатын –кызлар көне уңаеннан “ Җырым булсын бүләгем “ дип аталган бәйрәм концерты булып узды.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәме астында, ТАССР оешуга 100 ел туу уңаеннан,  "Татармультфильм" берләшмәсе "Татарстан гасыры" дигән белем бирү проектын гамәлгә ашыру өстендә эш алып барыла. Проект кысаларында милли мультфильм төзеләчәк. Анда безнең Республиканың һәр районының  гербы турында сөйләнәчәк. Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары әлеге мультфильмны булдыру  буенча мастер-класста катнаша алдылар.

Татарстан Республикасының башкаласыннан килгән кунаклар  Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда еш булалар.  6 мартта музей хезмәткәрләре Казан шәһәренең  № 58 мәктәбе укытучылар төркеме өчен күзәтү экскурсиясе оештырдылар. Аннары туристлар Кама Тамагы штп Туфан Миңнуллинның музеенда булдылар.

3 мартта  Затон урта мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зарифуллина З. Х., Лизунина Э. Х., Зәйнетдинова Ф. К. белән бергәләп Затон китапханәсендә булдылар.  Укучылар "Туган якны өйрәнүдән - туган якны яратуга" дигән уенда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International