Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Рудник урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Кама Тамагы балалар китапханәсендә булып кайттылар. Хезмәткәрләр балаларга китапханә буенча экскурсия оештырдылар.
Кадерле хатын-кызларыбыз!Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тенеш штп мәдәният йортында "Хатын-кыз йөрәге" дигән бәйрәм концерты булып узды. Чараны мәктәп белән берлектә оештырдылар. Кич буе сәхнәдән хатын-кызларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, сәхнәләштерелгән күренешләр куелды. Чара бик күңелле узды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында "Яз. Хатын-кызлар. Мәхәббәт..." дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният йорты сәхнәсеннән барлык хатын-кызларны бәйрәм белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов котлады.
Кама Тамагы ГИМС инспекторлык участогының дәүләт инспекторы Нуриев Н.Г. Кама Тамагы урта мәктәбенең 2Б, 4Б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Хбибуллина Н.С., Соколова Ю.Г.) боз китү һәм язгы ташулар буенча әңгәмә үткәрде.
4 мартта Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча традицион район турниры булып узды.
Бүген, 6 март көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә уздырды.
2000-2005 елларда ул безнең районга җитәкчелек итте. Фидаил Әүхәтдин улы килгәч, районыбызда халык хуҗалыгының күп кенә тармакларында сизелерлек уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Район халкы һәм кунакларның игътибарын җәлеп иткән беренче нәрсә - ул торак пунктларның тышкы күренеше үзгәрү булды. Зур поселокларда яңа биналар барлыкка килде, заманча архитектура поселок һәм авылларга да үтеп керде. Нәкъ менә ул елларда КЦСОН, прокуратура, Иске Казиле мәктәбе, бала тудыру йорты, полиция биналары төзелде, район мәдәният йорты, Кама Тамагы урта мәктәбе, үзәк район хастаханәсе биналарына реконструкция ясалды, нәкъ бу вакытта шәхси кибетлар төссез "тартмалардан" матур биналарга әверелде. Район үзәгендә беренче "Чәчәк бәйрәме" үткәрү күп мәшәкать тудырса да, уңай хис-кичерешләргә бай булды, поселок, торак пунктлар гөлбакчага әверелде. Аның кешеләрне эшкә җалеп итү идеяләрен хәзер дә кулланалар. Район башлыгы, эше күп булуга карамастан, кырларга чыгып, чәчү яки урып-җыю чоры алдынгыларын, иң яхшы савымчыларны, терлекчеләрне бүләкләде, аларның проблемалары, уй-теләкларе белән кызыксынып торды. Болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткечләренең артуында зур роль уйнады.
Барлык гүзәл хатын-кызларны чын күңелдән якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлыйбыз һәм 6 март көнне 15.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында узачак зур бәйрәм концертына чакырабыз. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкаручылар - ир-атлар сезгә яхшы кәеф һәм, әлбәттә, үзләренең иң яхшы иҗади номерларын бүләк итәчәкләр.
9 март көнне Апаста педагоглар өчен берьюлы биш зона конкурслары узачак. Бу көнне үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, өстәмә белем педагоглары һәм белем бирү идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары уртаклашачак.