Бүген, 2 мартта көнне, Олы Салтык авыл җирлеге базасында, язгы ташуга әзерлек буенча Кама Тамагы муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр буенча чираттагы комиссиясенең күчмә утырышы булып узды.
Күчмә утырышта комиссия әгъзаларыннан тыш районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
– Бала өендә ни күрсә, шуңа өйрәнә. Гаиләдә ата-ана ашарга пешерә, өй җыештыра, кер юа, кадак кага, төзәтә һәм башка күп кенә эшләр башкара – бала боларны күреп үсә. Аны яшьтән эшкә җәлеп итәргә кирәк, – ди Җәваһирә Сәлим кызы. – Моны уен рәвешендә башкарырга була. Мәсәлән, “Тылсымлы бармаклар” уены – балага борчакны дөге ярмасыннан араларга кушабыз. Бала ярдәм итәргә дә өйрәнә, уен аның бармаклары өчен дә файдалы. Баланы табын әзерләшергә, савыт-сабаны җыеп алырга өйрәтергә була. Чүп чиләген түгү, кер элгәндә кер кыстыргычларын биреп тору, чәчәкләргә су сибү кебек эшләрне ул мөстәкыйль рәвештә башкара ала. Бергә кошлар өчен җимлек ясарга мөмкин. Бу балада социаль күнекмәләрне үстерә. Аш бүлмәсендә сүзлек запасын баету буенча уеннар уйнарга була.
Традиция буенча ул Кама Тамагы татар урта мәктәбенең физкультура укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлана.
Каратал авылында яшәүче Наилә Габдулла кызына 90 яшь тулды. Әлеге зур бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев котлады. Газинур Габидуллин район Башлыгы Павел Лоханов исеменнән Наилә Габдулла кызын юбилее белән тәбрикләде, шулай ук РФ Президенты В.В.Путинның шәхси котлау сүзләрен укып китте. Кама Тамагы районы исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Мухамадуллин Искәндәр Ислам улы азык-төлек министры кулыннан бүләк алган
Бәйрәм кичәсендә килгән гаиләләр арасында уеннар, ярышлар, конкурслар үткәрелде. Котлаулар, музыкаль номерлар белән урелеп барды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм оешкан төстә узып, килгән кунаклар күңелендә матур хисләр калдырды.
Кичәгә ир-егетләребез үзләренең парлары белән чакырылган иде, алар ярыш-уеннарда да бергә катнаштылар. Әлхәт Дәминов исә, авыл урамы буйлап моңлы гармун көйләре яңгыратып килеп керде кичәбезгә. Ул шулай авылдашларны бәйрәмгә чакырды.
2017 елның 26 февралендә Балтач авылында яшәп ятучы Зияфатова Халидә Хәсәнҗан кызын Кама Тамагы муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыров һәм Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мухаммадуллин 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Халидә Хәсәнҗан кызына Россия Президенты В.В.Путинның котлау телеграммасын һәм Кама Тамагы муниципаль районы исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алмаз Альбертович үзе һәм район Башлыгы Павел Лоханов исеменнән Халидә ханымга яхшы, күтәренке кәеф һәм бары тик изге теләкләр генә теләде.
Бүген Кама Тамагы поселогында район мәдәният йорты каршындагы мәйданда халыкның яраткан «Май чабу» бәйрәме узды. Каматамагылыларны Рус Бортасы , Красновидоводан "Оберег" һәм ветераннарның "Вересень" хорлары котларга килде.
Барлык кунакларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Бәйрәм традицион карачкы яндыру белән тәмамланды. Бу эллекеге йола буенча кышны озату һәм язны каршы алуны символлаштыра.