ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

Чын күңелдән сезне данлы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

     Район халкын һәм кунакларны күңел ачу программасы, бәйгеләр һәм коймак белән сыйлану көтә. Бәйрәм район мәдәният йорты каршындагы мәйданда сәгать 10.00да башлана.


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында өченче чакырылыш Кама Тамагы МР Советының 14-е утырышы булып узды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең ял һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү графигы: 

22 февральдә 8.00 – 16.00 сәгатькә кадәр;

23-24 февраль – бәйрәм көннәре;

Калган көннәрдә документлар кабул итү гадәти режимда алып барылачак.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

22 февральдә Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районының барлык ир-атлары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерт программасы узачак.  Анда районның иң яхшы артистлары һәм иҗат коллективлары катнашачак.  Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Керү  бушлай.

17 февраль көнне  Кама Тамагы штп  Район мәдәният йортында  «Созвездие-Йолдызлык» 17 ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең беренче туры үткәрелде.

18 февральдә Буа шәһәрендә "Ватанны саклаучылар көненә" багышланган "1-2 сыйныф укучылары арасында мини-футбол буенча районара турнир" узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы муниципаль районының  яшь футболчылар командасы 3 нче урынны яулады.

18 нче февраль көнне халык телендә "Күпернең теге ягы" дип йөртелә торган урам кешеләре тарафыннан әзерләнгән "Гомерләр узмасын заяга" дип исемләнгән зур концерт булды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, "Батырлык атналыгы" еллык патриотик акциясе кысаларында, 17 февраль көнне "Кама Тамагы" полиция бүлегендә Кама Тамагы урта мәктәбенең  сигезенче сыйныф укучылары өчен  ачык ишекләр көне узды.

Муса Җәлилгә 111 ел тулу уңаеннан Каратал авылы китапханәсендә 17 февраль көнне шигырь бәйрәме булып узды, «Муса Җәлил- герой шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International