Узган елның декабрендә Ишемдә авыл халкын көндәлек товарлар белән тәэмин итү өчен сәүдә палаткасы урнаштырылды.
Ишем авыл клубы белән бер бинада фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Биредә инде 26 ел мөдир булып Татьяна Заһидуллина эшли.
Күренекле якташларыбызның туган көннәрен билгеләп үтү – күптәннән килгән изге традиция ул. Без, китапханәчеләр, Үзәк китапханәдә аларның иҗат мирасын кадерләп саклыйбыз һәм китап укучыларга һәрдаим җиткереп торабыз.
16 февральда Балалар музыка мәктәбендә «Өстәмә белем бирү буенча иң яхшы укытучы» исемендәге бәйге узды.
Узган елның ноябрендә Ишем авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. Моннан нәкъ алтмыш ел элек Мөсфирә Нурулла кызы һәм Фәрит Кәрим улы уртак гаилә корганнар.
Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнаша. Шул ук көнне сәгать 11.30дан 12.30га кадәр Фәридә Фатыйх кызы гражданнар кабул итә. Кабул итү хастаханәнең баш табиб кабинетында узачак. 2-15-85, 2-19-83 телефоннары аша язылырга була.
21 февраль көнне 13.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.
18 февраль көнне Кама Тамагы районы Келәнче авылында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына традицион хоккей турниры узачак. Ярышны оештыручылар 1999 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге хоккей белән шөгыльләнүче балаларны турнирда катнашырга чакыра.
20 февральдә Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсендә медицина советы узачак.
Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнаша. Шул ук көнне сәгать 11.30дан 12.30га кадәр Фәридә Фатыйх кызы гражданнар кабул итә. Кабул итү хастаханәнең баш табиб кабинетында узачак. 2-15-85, 2-19-83 телефоннары аша язылырга була.
16 февральдә "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, "Армия сафларында хезмәт итәчәкмен" дигән дәрес үткәрде.