16 февральдә "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, "Армия сафларында хезмәт итәчәкмен" дигән дәрес үткәрде.
13 февральдә театр коллективларының "Идел йорт" дигән ел саен уздырыла торган Төбәкара фестиваль-конкурсы старт алды. Быел Фестиваль-конкурсның оештыручылары: Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге (РЦРТК), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
2015 елда Ишем авылы клубы Авыл клублары төзу буенча республика программасына кертелде.
Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Яруллина (җитәкчесе Розалия Хәсәнҗанова) Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында татар мәктәпләрендә татар теле буенча призлы урын яулады.
16 февраль көнне Кама Тамагы урта мәктәбендә Үзәк китапханә белән берлектә “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар...” дип исемләнгән туган тел бәйрәме уздырылды. Шушы кичәдә укучылар туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, камиллеген җыр, шигырь, күренешләр аша әйтеп бирделәр. Юбиляр әдипләребез турында күп мәгълүмат алдылар, тел турындагы мәкальләрне искә төшерделәр.
Бүген район Үзәк китапханәсендә “Китапханә эшчәнлегендә яңа технологияләр һәм идеяләр” дигән семинар-киңәшмә үтте.
Туплау бүлеге мөдире Гусамова Г.И. РУСЛАН программасы белән таныштырды. Әйдәп баручы методист Мөхәммәтвәлиева Ф.Р. китапханәләрдә музей почмагы булдыруның кирәклеген җиткерде. Төбәкнең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, аның күренекле кешеләрен белү, аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу һәркем өчен буыннар чылбырының нигезе булып тора. Китапханә каршында эшләүче музей яңа формалар белән эшләү мөмкинлеге дә тудырачак. Соңгы вакытта китапханәнең роле мәдәни һәм экологик туризм буенча мәгълүмат үзәге буларак та үсә, әлеге юнәлештә дә эш алып бару карала. Китапханәчеләрнең төп бурычы – үзе яшәгән төбәкнең тарихын барлау, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында мәгълүмат туплау һәм китап укучыларга җиткерү.
Варварино авыл китапханәсенең китапханәчесе Нуруллина Л.В. үз җирлегендә ясаган музейга виртуаль экскурсия үткәрде.
Киңәшмә ахырында китапханәгә бердәм укучы билетын гамәлгә кертү буенча практик чара утте.
Россия Пенсия фонды сайтында урнашкан гражданинның шәхси кабинетында социаль хезмәтләр җыелмасы белән идарә итү өчен яңа сервис ачу буенча Татарстан Республикасы пилот регионы исемлегенә кертелде. Сервис социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гариза язарга мөмкинлек бирә. Әлеге электрон хезмәт хәзерге вакытта тәҗрибә режимында эшли.
Кама Тамагы районы Яңа Сала авылы китапханәсендә "Муса Җәлил - патриот, герой, шагыйрь" дигән тематик кичә үткәрелде.
15 февраль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йортында ветеран укытучылар Халикова Нәкия Габдуллаҗан кызы белән Каримуллин Ильсур Хәлил улының укучылар һәм тамашачылар белән очрашуы булып үтте.
Рус телендә укыту мәктәпләрендә татар төркемнәрендә укыган укучылар өчен татар теленнән республика фән олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды.
Кама Тамагы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Бикмуллина Рәзилә икенче ел рәттән татар теле буенча республика олимпиадасы призеры булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Сания Исмәгыйл кызы.