Бүген, 15 февраль – Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.
Бу көн турында якыннарын югалткан, интернациональ бурычларын үтәгән кешеләр хәтерли. Бу – бәйрәм, әмма бик моңсу. Шуннан бирле 28 ел узган. Шушы бәйрәм уңаеннан Кама Тамагының район мәдәният йортында сугышта катнашучылар җыелды. Чарада Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин да бар иде.
Яңадан Декларацион кампания!
Татарстан Республикасы районара Федераль налог хезмәте инспекция исегезгә төшерә: 2016 нчы елгы керем буенча налог түләү декларациясен бирү вакыты 2017нче елның 02 маена кадәр. Кем дә кем налог түләү өчен декларация бирми икән, ул җаваплылыкка тартыла, яисә мең сүм күләмендә штраф түләячәк.
2017 елның 10 апреленнән 14 апреленә хәтле Сочиның медиа үзәгендә III Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы узачак. Шушы атналык арасында РФ Хөкүмәте әгъзаләре катнашында конференцияләр, киңәшмәләр,”түгәрәк өстәлләр”, презентацияләр”, лекцияләр узачак. Россия федераль башкарма хакимиятенең консультация пунктлары эшләячәк.
Беренче тапкыр Атналык мәйданында АТЭС илләреннән булган вәкилләр экспертлары “түгәрәк өстәл”ләр уздырачак. Атналыкта махсус дисциплиналар укытучылары катнашында чаралар уздыру да карала.
2017 нче елның башыннан Татарстан Республикасы территориясендә бердәм укучы билетын гамәлгә кертү башланды. Бердәм укучы билеты белән Республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була. Яңа билет файдаланучыларга бушлай бирелә. Әлеге билетны алу өчен паспорт белән республиканың теләсә кайсы дәүләт яки муниципаль китапханәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кама Тамагы муниципаль районы төбәгендә яшәүчеләр өчен паспорт белән Кама Тамагы район Үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала. Бердәм укучы билеты шулай ук киләчәктә районыбызның авыл китапханәләрендә дә бирелә башлаячак.
Янгын! Күңелләрдә шомлы хисләр тудыручы нинди коточкыч сүз. Арабыздан күбебезнең күңелендә кайгы уртаклашу хисләрен, ә кемнеңдер үзенә янгын вакытында алган тән җәрәхәтләре барлыгын искәртә. Тик битараф булырга да ярамый. Һаман да өскә үрмәләгән статистика биргән мәгълүмәтләргә караганда, янгын сүзе артында яшерелгән өзелгән гомерләр куркытып куя.
Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылы китапханәсендә «Изге Вәли көне» нә багышланган тематик чара узды. 8-9 сыйныф укучылары белән әңгәмә "Мәхәббәт турында сөйләшик" дип аталды .
14 февральдә Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчеләре Антонова И. Ф., Бубнова. Н.А.) – Халыкара китап буләк итү көнен билгеләп үттеләр.
Бүгенге көндә иң мөһиме: халыкка тиз арада дөрес итеп дәүләт хезмәтләре күрсәтү. Документларны никадәр тиз арада тутыралар икән, дәүләт икътисады да тиз үсеш ала. Росреестрның регистрацияне электрон формада үткәрә алуы бүгенге көннең мөһим яңалыгы булып тора. Теләсә-кайсы яңалык халыкны башта нык сагайта. Аеруча да өлкән буын моңа шикләнеп карый. Алар элекеге кебек документларны үзләре бирүне хуп күрәләр. Шуның өчен яңалык кертү өлкәсендә бик тырышып эшләргә кирәк. Февральдә 2017нче елның 1 январь № 218-ФЗ «Күчемсез милекне Дәүләт регистрациясе» законы нигезендә документларны электрон тапшыру башланып китте.
Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар!
Сезне Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бу истәлекле көн совет гаскарләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуы, сугыштан кайтмаган әфганчы-сугышчыларның батырлыгы, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр чорында илебездән читтә, планетаның төрле почмакларында хезмәт иткән ватандашларыбызны искә алу белән бәйле.
"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында ТР Кама Тамагы муниципаль районының мини-футбол буенча 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында ачык район беренчелеге узды. Чарада Кама Тамагы, Буа һәм Тәтеш командалары ярышты.