В.П.Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе базасында ясалма рельефта (ябык биналарда) "Җәяүлеләр" дистанция дисциплинасында Кама Тамагы районының спорт туризмы буенча ачык беренчелеге узды.
Чарада Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары вәкилләре катнаштылар.
Ярышларда 3 яшьләр разряды белән 2 спортчы, 2 яшьләр разряды белән 1 спортчы, 1 яшьләр разряды белән 1 спортчы, 3 разрядлы 4 спортчы һәм 2 разрядлы 1 спортчы катнашты.
15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 28 ел тула. Истәлекле дата якынлашканда 11 февральдә Иске Казиле авылы клубында чыгарылыш сыйныф укучыларының сугышчы-интернационалчылар белән очрашуы булып узды.
10 февраль көнне Олы Карамал авылы китапханәсендә матур әдәбият сөюче - китап укучылар өчен авылдашыбыз күренекле язучы, олуг әдип Ибраһим Газинең тууына 110 еллыгына багышланган “Гомере буе үзе булып калган” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы штп җәяүлеләр күперен реконструкцияләү эше бара. Салкынга һәм буранга карамастан, җәяүлеләр күперендә подрядчылар планлаштырылган эшләрен алып баралар. Инде булачак җиңел түбәнең беренче нигезләре барлыкка килде.
Бүген Кама Тамагы урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе – 2017" бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. Анда катнашу өчен районның 12 мәктәбеннән 12 укытучы теләк белдерде.
Бүген, 11 февраль көнне Кама Тамагы штп стадионында "Россия Чаңгы юллары-2017" массакүләм спорт чарасы узды. Тантананы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты.
10 февральдә Кама Тамагы штп район мәдәният йортында гражданнар җыелышы узды. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
10 февраль көнне кичен Кама Тамагы урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол турниры узды. Ярышларда өлкән сыйныф укучылары командасы, укытучылар һәм мәктәпнең "Әтиләр советы" командасы катнашты.
Укучылар якташыбыз Ибраһим Гази тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.