ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга

Укучылар бергә караячак фильмны тавыш бирү юлы белән атна дәвамында сайлыйлар. Аларны мәктәп үзидарәсе сайлап ала. Дәресләрдән соң өлкән сыйныф укучылары проектор әзерли, фойега спорт маталары җәяләр. Кич балалар юрганнар алып килеп, маталарга  утыралар һәм бөтен мәктәп белән нәфис фильм карыйлар.

- Башта кино карар өчен өлкән сыйныф укучыларын гына җыя идек, хәзер 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәрге барлык укучылар да кино карый, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Хәсәнова.

- Кайвакыт пиццага заказ бирәбез, балалар аларны рәхәтләнеп ашый. Хәзер барлык мәктәпләрдә батырлык айлыгы бара, шуңа күрә сугыш турындагы фильмнарны сайлыйбыз. Өйләрендә телевизор, видеоплеер булуга карамастан, кино карарга бөтен мәктәп җыела. Кино көне укучыларыбызга ошый, алар фильмнарны шауламыйча, игътибар белән карый.

9 февральдә район мәдәният йортында Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җыелышы булды

Олы Кариле авылында яшәүче Сания һәм Мансур Галимҗановлар районда иң беренчеләрдән булып крестьян-фермер хуҗалыгын оештыручылар. Бүгенгесе көндә инде аягында нык басып торучы, табышка эшләүче фермерлар.

2017 елның 10 февралендә "Парламент дәресе – 2017" кысаларында Кама Тамагы татар мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы Советы депутаты, муниципаль район Башлыгы урынбасары Г.А. Габидуллин 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Анда ул укучыларны 2016-2020 елларга Кама Тамагы районы социаль-икътисади үсеш стратегиясе һәм 2030 елга кадәр билгеләнгән план чоры белән таныштырды.

2017 елның 10 февралендә Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсенең конференц-залында районның ветераннар (пенсионерлар) советының чираттагы  Пленумы булып  узды. Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды.

10  февраль көнне Олы  Карамал авылы  китапханәсендә  матур әдәбият сөюче - китап укучылар өчен  авылдашыбыз күренекле язучы, олуг  әдип  Ибраһим Газинең  тууына  110 еллыгына багышланган  “Гомере буе үзе булып калган” дип исемләнгән әдәби кичә  үткәрелде.

10 февраль көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының  административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда Яңасала, Олы бортас авыл җирлекләре, Кама Тамагы штп физик затларга карата административ хокук бозулар турында җиде эш каралды. Алар территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган.

      11 февраль көнне 10.00 сәгатьтә каматамагылыларны Кама Тамагы штп урнашкан яңа стадионга "Россия чаңгы юлы - 2017" дип исемләнгән массакүләм спорт чарасында катнашырга чакырабыз. Шулай ук катнашучылар әлеге спорт төре буенча ГТО нормалары тапшыра алачак. Моның өчен үзеңдә медицина белешмәсе булырга тиеш.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Китап – иң яхшы бүләк" – дип безнең планетада яшәүче миллионлаган кеше саный. Нәкъ менә шуңа күрә 2012 елдан башлап календарьда иң истәлекле көннәрнең берсе булып искиткеч матур бәйрәм – Халыкара китап бүләк итү көне барлыкка килде. Ул 14 февраль көнне билгеләп үтелә.

Парламент дәресе – 2017  кысаларында  Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән Кама Тамагы районы депутаты, Кама Тамгы штп муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин очрашты.  Анда ул өлкән сыйныф укучыларын 2016-2020 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Кама Тамагы районының социаль-икътисади үсеш Стратегиясе белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International