ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте урта мәктәбендә  "Алло, без талантлар эзлибез" дип исемләнгән иҗади конкурс узды. Быел конкурс балалар язучыларының  юбилей даталарына багышланган.

8 февраль көнне Филатов Анна Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева котлады.

8 февральдә Кама Тамагы муниципаль районы җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы урта гомуми мәктәбенең  6 Б сыйныф укучылары өчен "Мин - үз Ватаныбызның Гражданины!" дип исемләнгән тарихи дәрес  үткәрделәр.

ДБУ “Камско Устьинское райгосветобъединение”  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси секторда терлекчелек буенча ветеринария хезмәтен оештыра.

3 февраль көнне ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовның Россия пенсия фонды республика бүлегенең активы белән "Татарстан Республикасында Россия пенсия фонды бүлеген үстерү буенча өстенлекле аспектлар "  темасына багышланган эшлекле очрашуында катнашты. Очрашу Иннополис шәһәрендә узды.

8 февраль көнне чираттагы гражданнар җыелышлары Кече Салтык авыл җирлегендә һәм Тенеш штп булып узды. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашты.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

7 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары булып узды. Һәр муниципаль берәмлектә район Башлыгы Павел Лоханов 2016 елда  район территориясендә эшләнгән эшләр һәм 2017 елга бурычлар һәм планнар турында  халык алдында чыгыш ясады.

7 февраль көнне Кама Тамагы штп Үзәк мәчетендә Кама Тамагы муниципаль районы авыл җирлекләре имамнары белән мөхтәсибләр утырышы узды. Анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар бар иде.

Татарстан Республикасының Дәүләт ветеринария хезмәте  2017  елны лейкозга каршы көрәш елы дип  игълан итте. Ветеринария табибларының бурычы булып мөгезле эре терлекләрнең лейкоз вирусыннан дәвалау тора.

Кама Тамагы муниципаль районы В.П.Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбендә "Татарстан - 2030: минем республиканың киләчәгенә керткән өлешем" темасына парламент дәресләре уздырылды. Өлкән сыйныф укучылары белән Кама-Тамагы муниципаль районы Советы депутаты Ефимов Николай Борисович очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International