2017 елның 7 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 6 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
7 февраль көнне "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының ветераннар хәрәкәтенең 30-еллыгына багышланган, пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча VII Республика темпо-турнирының муниципаль этабы узды.
6 февраль көнне Куйбышев Затон штп китапханәсендә "Барс - байлык һәм көч символы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, шулай ук "Минем Республиканың символлары" дигән мәгълүмати бишминутлык әзерләнгән иде .
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбендә "Искиткеч җитәкче" дип исемләнгән отряд җитәкчеләренең республика конкурсының муниципаль этабының кара-каршы туры узды. Анда Рудник, Затон, Сөйки, Иске Казиле, Кама Тамагы мәктәпләреннән 6 отряд җитәкчесе катнашты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 1 апрельгә кадәр язгы кыр эшләренә әзерлекне, эшкәртү машиналары һәм тракторларны төзекләндерүне төгәлләү бурычын куйды. Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм ремонт барышының торышы район җитәкчеләре тарафыннан күзәтелә һәм киңәшмәләрдә, гражданнар җыенында карала.
6 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашында Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә чираттагы гражданнар җыелышлары үтте.
3 февральдә Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда Нина Бубнова җитәкчелегендәге Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 "Б" сыйныф укучылары өчен "Тарих бер чемоданда" дип исемләнгән музей дәресе оештырылды.
11 февраль көнне 10.00 сәгатьтә каматамагылыларны Кама Тамагы штп урнашкан яңа стадионга "Россия чаңгы юлы - 2017" дип исемләнгән массакүләм спорт чарасында катнашырга чакырабыз. Шулай ук катнашучылар әлеге спорт төре буенча ГТО нормалары тапшыра алачак.
21 февраль көнне 13.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Бүген, 6 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел лоханов районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды.