ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

1 апрель көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле авылы мәдәният йортында концерт узды. Максат Олыкарилеләргә матур концерт программасы гына күрсәтү түгел, ә Салтык авылында төрле яшьтәге кешеләрнең бер йодрык булып шундый зур үзешчән сәнгать коллективына берләшеп матур, тату иҗат итүләрен күрсәтү иде.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов атналык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә барышында гражданнарның үз салым акчасын җыю нәтиҗәләре каралды.

31 мартка район буенча барлык җыелган акча 2 785 600 сум тәшкил итә (барлык сумманың җыелмасы 66 %)


31
март, 2017 ел
җомга

26нчы март көнне Олы Салтык мәдәният йортында  "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнгән чираттагы урам кешеләре тарафыннан әзерләнгән зур концерт булды. Анда 40тан артык кеше катнашты. Концерт авыл кешеләре тормышын күрсәткән видео-ролик белән башланып китте. Программа җыр-биюгә генә түгел, төрле кызыклы, көлкеле күренешләргә дә бай иде.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

24 мартта Кама Тамагы муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре  һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр. Тәмте мәдәният йорты залында иң иҗади һөнәр вәкилләре җыелды. Матур, якты номерлар бу көнне барлык катнашучыларны әсир итте.

27 март көнне ТР Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Нәүрүз" бәйрәме уздырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасы белән берлектә уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барган кызыклы программа оештырдылар. Ә чара ахырында барысы да "Карга боткасы"ннан авыз иттеләр.   

Бүген МР Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.


25
март, 2017 ел
шимбә

Затон, Кама Тамагы һәм Сөйки мәктәпләре укучыларыннан торган  Кама Тамагы муниципаль районы командасы 21-23 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узган ГТО кышкы фестивалендә катнашты.

Хөрмәтле Кама Тамагы районы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре! Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Мәдәният халыкларны һәм буыннарны берләштерә, җәмгыятькә гармонияле һәм төрле яклап үсү мөмкинлеге бирә.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча эш алып барыла. Күп фермерлар инде дәүләт ярдәме акчасын алып  уңышлы эшли. 22 мартта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы эш  бүлегенең әйдәп баручы консультанты Галимҗанов Алмаз,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү маркетинг бүлеге җитәкчесе Камалиев Госман, идарәнең консультанты Даминов Равил составындагы комиссия районның кайбер гаилә фермалары һәм мини-фермалар эшен тикшерде.

22 мартта В. П. Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбенең 2 Б сыйныф укучылары Кама Тамагы муниципаль районы Затон китапханәсендә "Корней бабайда кунакта" дигән әдәби кичәдә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International