ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы датага Тәмте авылы китапханәсендә китап укучылар өчен "Сезнең сәламәтлегегез – сезнең байлыгыгыз", "Яшелчә, җиләк-җимеш – файдалы ризыклар" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Анда тематик китаплар, сәламәт яшәү рәвеше турында брошюралар тәкъдим ителде.  


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

1 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районында торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 2017 елның 1 июненә кадәр дәвам итәчәк. Максат билгеләнгән - җирлекләр торышын санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек таләпләренә җавап бирердәй халәткә китерү.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районда традицион татар халык бәйрәме Сабантуй – 2017 үткәрү даталары турындагы карарга кул куйды.

11 апрельдә сәгать 13.00дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итә. Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 4 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авылында "Фоника Гипс" ҖЧҖ предприятиесе территориясендә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының күчмә коллегиясе узды.

4 апрель көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Кирельск авылы китапханәсендә К.И.Чуковскийның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Корней бабай әкиятләре" дигән әдәби кичә узды. Чарада  Кирельск мәктәбенең  1-4 сыйныф укучылары катнашты.

1 апрельдә Сабирова Рабига Нурулла кызын  95 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе  Рәис Вафин һәм Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин котладылар.

Рабига Нурулла кызына Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның  шәхси котлау телеграммасы, шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы П. Н.Лоханов исеменнән котлау папкасы  һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

1 апрельдә башланган язгы чакырылыш кысаларында Кама Тамагы район хәрби комиссариатына медкомиссиягә 103 яшь каматамагылы чакырылды. Шулар арасыннан якынча 35 кешене хәрби частьларга җибәрәчәкләр. Башлангыч мәгълүматлар буенча 20 нче апрельләрдә беренче төркем егетләрне хәрби хезмәт узу урыннарына җибәрәчәкләр.

1 апрель халыкара балалар китабы көне һәм кошлар көненә карата төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Китаплар карадылар, шигырь сөйләделәр, гармунга кушылып җырлар җырладылар, күмәкләп биеделәр. Китапханә, мәдәният йорты белән кызыксынып таныштылар, чөнки алар бит тиздән шушы сәхнәне балкытачак йолдызлар.

Әлеге бәйрәм "Сердәш" клубына йөрүчеләр катнашында театральләштерелгән тамаша рәвешендә оештырылды. Ахырдан катнашучылар һәм килгән кунаклар чәй табыны артына чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International