10 апрель көнне район Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Кама Тамагы муниципаль районының торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уздыру киңәшмәнең иң төп темасы иде.
З1 мартта Келәнче авыл җирлеге территориясендә боланнарның бер төре — алтай мараллары җибәрелде.
Бүген, 8 апрель көнне, "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында шахмат буенча ярышлар узды. Катнашырга теләүчеләр якынча алтмыш кеше булды, 5 яшьтән алып 70 яшькә кадәр. Кубесе мәктәп укучылары иде. Турнирда муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов үзе дә актив катнашты һәм җиңүчеләр исемлегенә керде.
– Диспансерлаштыру үзәк хастаханә бинасында үткәрелә, – ди хастаханә педиатры Альберт Сафин. – Яшьләргә үзләре белән паспорт күчермәсе, медицина полисы һәм СНИЛС алып килергә кирәк. Беренче булып анализлар өчен юллама алып, аны тапшырырга кирәк. Аннан соң флюорография үтеп, белгечләр – хирург, отоларинголог, офтальмолог, стоматолог, психиатр, эндокринолог, неврологта тикшереләләр.
4 апрельдә “Татмедиа” АҖ Татарстан почтасы белән берлектә хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасындагы конкурска йомгаклар ясады.
Бүген Нәбиуллина Гәүһәр Кәлимулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Яңа Сала авылы җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Гәүһәр Кәлимулла кызына Кама Тамагы районыннан чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның шәхси котлау телеграммасын тапшырдылар.
Кама Тамагы муниципаль районында коррупция күренешләрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп территориясендә "Коррупция мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен" дигән өч махсуслаштырылган тартма урнаштырылган.
6 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханә коллективы ГТО нормативларын тапшыру өчен Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар.
Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда канатлы дусларга – күчмә кошларга багышланган чара узды. Анда 1 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар чакырылагн иде