ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

    Китапханәче Ахметзянова А.С. белән мәдәният хезмәткәрләре  Келәнче авылы мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында, «Эчсәң чәй-җанда җәй» исемле чәй бәйрәме үткәрделәр.

      Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, чәй тарыхы турында сөйләнелде.   Кунаклар  сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Җитезлектә, «Күңелле рәссамнар» конкурсында катнаштылар. Кичәнең истәлеге итеп аларга китаплар бүләк ителде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 14 декабрь көнне муниципаль район советының утырышлар залында "БЕРДӘМ РОССИЯ" бөтенроссия политик партиясе Кама Тамагы җирле бүлегенең XXV конференциясе узды. Конференция эшендә "Бердәм Россия" партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина катнашты.

12 декабрь – Россия Конституциясе көнендә Тәмте урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йорты белән берлектә “Мин – Россия гражданины” дигән танып-белү программасы үткәрде.

14 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Советының өченче чакырылышының 12 утырышы булып узды. Утырышны Совет рәисе, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов алып барды. Көн тәртибенә өч сорау кертелгән иде.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

       3-6 декабрьдә Казан шәһәрендә илебезнең яшь бадминтончылары өчен төп һәм абруйлы ярыш – 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Россия Беренчелеге үткәрелде.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла торган “Татарстан энҗесе-2016” бәйегесендә Светлана Никаншина “Татарстанның артистларча оста хатын-кызы” титулына ия булды һәм эстрада җырчысы Сати Казанова аңа приз һәм мактау кәгазе тапшырды.

2017 елның 9 гыйнварыннан 22 апреленә кадәр республикада XVIII Созвездие-Йолдызлылык-2017” эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестивале узачак.

11 декабрьдә “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар-яшьләр спорт мәктәбе яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә 2006-2007 елларда туган балалар арасында мини-футбол буенча ачык беренчелек үткәрде.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ватан Геройлары көне  кысаларында 7 нче декабрь көнне Кама Тамагы штп  Район мәдәният йортында Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар җыелды. Әлеге чарада Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин катнашты.

Эш планы нигезендә, гражданнарга юридик консультацияләр бирү  һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максаты белән, Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән берлектә 20 декабрь көнне  гражданнар кабул итәчәк .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International