16 иң яхшы Кама Тамагы мәктәп укучылары республика Президент чыршысында катнашырга лаек булды. Ул 25 декабрь көнне "Татнефть-арена"да узачак.
Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары авыл китапханәчесе белән берлектә "Происки колдуньи Инфекции" дип исемләнгән спектакль-әкият премьерасын тәкъдим иттеләр.
23 декабрь көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кама Тамагы муниципаль районының төп яңа ел чыршысы ачылу тантанасы узачак.
14 декабрь көнне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында иң яхшы белгеч" грантына республика җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарәнең игенчелек буенча консультанты Динар Исмәгыйлев, агрохимик Габделфәт Нигъмәтуллин, ТР буенча "Россельхозцентр" ФБГУның Кама Тамагы филиалы җитәкчесе Роберт Ганибаев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агымдагы елда үсемлекчелек тармагы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга аның үсеш буенча киңәшмәсендә катнаштылар.
19 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды.
19 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов ЗАГС бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
15 декабрь көнне Кама Тамагы штп Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Футбол көне"нә багышланаган ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир булып узды.
27 декабрь көнне Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт (2нче кат) адресы буенча мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча гражданнар кабул итүе үткәреләчәк.