Билгеле булганча, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылган өчен, РФ Салым кодексы нигезендә, дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр ул түләнмәсә яки дөрес түләнмәсә, Росреестр документларны караусыз кире кайтарырга тиеш. Әмма Росреестр тарафыннан дәүләт пошлинасы кайтару очраклары да бар.
Яңасала авыл китапханәсендә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында «Наркотикларга-юк дип әйт!» дип исемләнгән әңгәмә – диалог үткәрелде.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Шул ук вакытта үз тавышыңны 25 июньнән башлап бер атна дәвамында бирергә мөмкин булачак. Мондый алым россиялеләргә процесста алар өчен уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк.
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында Җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
2020 елның 16 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Рәхимҗан улы Җиһаншин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Хамзина Мөнирә Заһидулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.
Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.
Бүген 2020 елның 16 июнендә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы» МБУ COVID-19 коронавирусы аркасында килеп чыккан начар эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә эшчәнлекне туктатып торганнан соң, килүчеләргә хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлеген башлап җибәрде.
«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең мобиль офисына чыгу план-графигы нигезендә, 2020 елның 18 июнендә 10.00 сәгатьтә Тәмте авылына күчмә офис чыгу булачак.
«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (КФҮ) 15.06.2020 елдан гариза бирүчеләрне гадәти режимда кабул итә.
2020 елның 15 июнендә Мутыкова Налә Ризовнаны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Уразлы авыл җирлеге башлыгы Мөнир Габдулла улы Хәмидуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина котладылар.