ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 9-15 февралендә Казан шәһәрендә Тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уза.

Хөрмәтле Росреестр сервисларыннан файдаланучылар!

Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт реестрын (күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасы) алып баруга күчү өчен Росреестр рәсми сайтта планлы техник эшләр башкара.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.

2020 елның 10-15 февралендә безнең районның гомуми белем бирү оешмаларында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парламент дәресләре үткәрелә.

9 февраль көнне Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Каратун мәдәният йортында Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестиваль-конкурс узды. Конкурста Кама Тамагы, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Буа, Югары Ослан, Балтач муниципаль районнары катнашты.

2020 елның 14-20 июнь көннәрендә Казанда ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр табу белән кызыксынган иң яхшы проектлар авторлары катнашачак.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Казан яшь эшмәкәрләр форумы-ИХО яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак инициативасы.

11 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Б.А.Шәкүров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Г.Г.Камалиев, «Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Р.Р.Шакиров, «Татагролизинг» АҖ генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары В.А.Симонов, «Нармонка «Агрофирмасы» ҖЧҖнең 1 нче филиалы директоры һәм белгечләре, галимнәр Сөйки терлекчелек комплексында эшләде. Эшче төркем терлекләрне кышлатуның барышын, терлекләрне тоту, саву, ашату технологиясен анализлады. Сөйки терлекчелек комплексының саву залы тиз арада ремонт таләп итә, саву аппаратларын алыштыру зарур. Дефектлау ведомосте төзелде.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 «Б» сыйныф укучылары өчен күчмә музей дәресе Бөек Ватан сугышының иң бөек сәхифәләренең берсе, Идел – Сталинград өчен барган сугышларга багышланган иде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 2020 елның 6 февралендә Тәмте авылында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Чәчәк ат» дигән чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International