Катнашучылар үз нормативларын бик яхшы башкардылар, әлеге чарада катнашкан һәр спортчыга рәхмәт белдерәбез.
Тәмте авыл китапханәсенең яшь укучылары мәкальләр, әйтемнәр, тизәйтүче һәм тараторкалар турнирында катнаштылар.
«Идел буе Театр» округ фестивале - Идел буе федераль округының яңа иҗтимагый проекты.
Проект кысаларында театр театральноеприволжье.рф сайт булдырылды.
8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә кызыксыну уяткан «кайнар линия» булды. Татарстанлыларның сорауларына Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе экспертлары җавап бирде.
Красновидово авылы китапханәчесе "Җилкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көз уңышы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
2019 елның 20 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында Рәис Сафиуллин исемендәге «Гармун сайрый» гармунчылар фестивале узачак.
17 октябрь көнне Кама Тамагы районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы белән берлектә, районның спорт активы, районның спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
2019 елның ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, юридик ярдәм күрсәтү максатларында, видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итүне уздыру планлаштырыла.
2019 елның 17 октябрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы атналык эшлекле киңәшмәсе узды.