ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 2 декабрендә, Равил Гайфуллинга ярдәм йөзеннән, акция кысаларында хәйрия концерты узды.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Т. Миңнуллин исем. паркындагы җәйге кичләрдән соң мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре район халкына төрле-төрле концертлар кысаларында иҗат итүләрен дәвам итәләр.

29 ноябрь көнне Кама Тамагы штп «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының 4 турының зона этабы узды. Турнирда Буа, Югары Ослан, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан 40 яшь бадминтончы катнашты.

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы барлык теләүчеләрне 2019 елның 5 декабрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 4 йорт адресы буенча район мәдәният йортында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак.

Кече Салтык авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Туктап кал һәм уйла!» Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган әнгәмә үткәрделәр.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 28 ноябрендә Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт адресы буенча (китапханә бинасы) «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (китапханә бинасы) гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү булды.

«РН-Транспорт» ҖЧҖ алга киткән филиаль челтәрле «НК «Роснефть» ГАҖ эчке сервисының махсуслаштырылган транспорт предприятиесе булып тора.

Бүген безнең «хезмәт кешеләре» рубрикасының герое, без анда танылган шәхесләр турында түгел, ә яраткан эшенә тугрылыклы, бай тәҗрибә һәм югары профессиональлек белән хөрмәт иткән чын хезмәтчәннәр турында язабыз. Шундыйларның берсе-яшь сырчы Александр Вячеславович Афанасьев тумышы белән Татарстанның Буа районы Әлши авылыннан. Александр республиканың Кама Тамагы районында үз технологиясе буенча «Камамбер» һәм «Бри» күгәрченле сырлар җитештерелә торган уникаль сыр заводында баш технолог булып эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International