ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Тәмте авыл китапханәсендә «Кыш Бабай остаханәсе» ачылды. Китапханәче балалар өчен яңа ел бәйрәменә кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрде.

Хөрмәтле райондашлар!

          Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы Прокуроры күрсәтмәсе нигезендә, 2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көнне, законлылыкны, хокук тәртибен тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен, Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы прокуратурасында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

"Уңайлы мохит" партия проекты кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Кама Тамагы җирле бүлеге район Башкарма комитетының яшьләр бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт бәйрәме үткәрде.

10 декабрь көнне Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль белем бирү учреждениесендә Халыкара Кеше хокуклары көненә багышланган хокукый белем бирү дәресләре узды.

Укучылар алдында ТР атказанган юристы И.П. Маховик һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре В. А. Юманов чыгыш ясады.

Красновидово авыл китапханәсе 1 һәм 2 сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  «Әкият геройларын коткарыйк» танып – белү-күңел ачу программасы үткәрде.

2019-2020 елларның фестиваль сезоны «Мин яратам сине, тормыш!» һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак.

2019 елның 6 декабрендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфат Илдар улы Вәлиев, ПМО начальнигы һәм белгечләре, район агрофирмаларының директорлары һәм белгечләре уңай тәҗрибәне өйрәнү максатыннан Буа муниципаль районының «Акыллы ферма» ҖЧҖендә булдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International