Салым органнары хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Салым кодексының 432 статьясындагы 3 пункты нигезендә крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары исәпкә алу урыны буенча салым органына Россия Федераль салым хезмәтенең 2016 елның 10 октябрендәге ММВ-7-11/511@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча иминият кертемнәре буенча исәп - хисапны тапшыру коды белән киләсе календарь елның 30 гыйнварына кадәр тапшырырга тиеш.
Икмәк кабул итү предприятиеләренә һәм элеваторларга 2019 елгы уңыш ашлыгын уңышлы әзерләү өчен практик ярдәм күрсәтү максатларында, 12 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә «Кама икмәк кабул итү предприятиесе»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең әзерлеген кабул итү булды.
14 июль көнне Кама Тамагы штп Үзәк стадионда футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге (Беренче лига) кысаларында чираттагы футбол матчы узды.
Бүген, 2019 елның 15 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
11 июль көнне Тәмте авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Шоколад Көне" бәйрәме үткәрделәр. Уен программасы "Аленушка" балалар бакчасы балалары өчен әзерләнгән иде.
Бүген, 2019 елның 12 июлендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ вәкилләре белән район җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХ башлыклары катнашында очрашу узды.
Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге 2019 елда җитештерү травматизмын һәм һөнәри авырулар санын Россия Федерациясе Социаль иминият фонды чаралары хисабына киметү максатында хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслауны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ярдәмендә «Яшүсмер-2019» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында, Чүпрәле районы территориясендә урнашкан «Галактика балалары» Республика палаткалы лагеренда оештырылган балаларның җәйге ялы һәм сәламәтләндерү тәмамланды.
Тәмте авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия талантлары» конкурсына "Без Егора будет горе" дип исемләнгән спектакль видеосын җибәргәннәр. "Россия талантлары" VI Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «Яңа образ» театр коллективы 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды.