ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49. 
 

2019 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.  
 


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Патриотик тәрбия чаралары үткәрү кысаларында, социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаганнары арасында “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбендә “Чишмә” исемле ирекле волонтерлык хәрәкәте волонтерлары белән берлектә балигъ булмаганнар белән “Берлин өчен көрәш” дигән исем астында төркемле дәрес үткәрде.

2019 елның 21 апрелендә Ахметзянова Умугульсум Галимзяновнаны 90 яшьлек юбилее белән Кирельское авыл җирлеге башлыгы Фәнис Ярхәмәтдин улы Зиннәтуллин котлады.

22 апрельгә билгеләнгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власовның гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү көне 23 апрельгә сәгать10.00 күчерелә.Кабул итү урыны: Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 105 нче йорт (район китапханәсе бинасы).

2019 елның 21 апрелендә Беляев Анатолий Григорьевичны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Тимербатыр улы Нотфуллин котладылар.


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Кама Тамагы муниципаль район башлыгының Җирле үзидарә көне белән котлавы

21 апрель-җирле үзидарә көне

Ел саен 19 апрель көнне дөньяның күп кенә илләрендә матур язгы бәйрәм - умырзая көне билгеләп үтелә. Рудник урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары өчен " МастерОК» кызыксынулары буенча клуб җитәкчесе Лилия Гумирова «Могҗиза чәчәге - Кар кызы күз яшьләре» дигән мастер - класс үткәрде.

Бүген, 2019 елның 20 апрелендә, Казан территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза, анда янә шәһәр халкына көндәлек азык-төлек товарлары һәм продукция тәкъдим итеп Кама Тамагы муниципаль районының авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары вәкилләре актив катнаша.


19
апрель, 2019 ел
җомга

Кадерле укучыларыбыз! 6 яшьтән 11 яшькә кадәр балаларны  район балалар китапханәсенә чакырабыз, анда бүген 18.00 сәгатьтә «Библиотөн-2019» акциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International