ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 15 апрелендә Советның утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

2019 елның 15 апрелендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттагы утырышында Кама Тамагы муниципаль районының Контроль - хисап палатасы рәисе сайланды.

12 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесе методисты Лилия Гумирова 1 нче «Салават күпере» балалар бакчасы төркемендә (тәрбиячесе Ю. Р. Мубариева) “Йолдызлы” викторина үткәрде.

10 апрель көнне Кама Тамагы  Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Кама Тамагы урта мәктәбендә, 6 Б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Л.И.Шакирова) «Титул бите нәрсә турында сөйли» дип исемләнгән библиографик экскурс үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Лидия Обухованың «Ничек малай космонавт булды» китабы буенча танып-белү экскурсы үткәрделәр.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясаганда хәбәр иттеләр. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

10 апрельдә Туфан Миңнуллин музее баш сакчысы Гөлчәчәк Гыймадиева Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 «А» сыйныф укучылары өчен «Планетаны бергәләп чистартыйк» дип исемләнгән музей дәресе үткәрде.

Затон поселогы китапханәсе кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен " Китаплар дөньясы» дип исемләнгән библиокруиз үткәрде.

“Мәхәббәт көче могҗиза тудырырга ярдәм итә” Бөтенроссия акциясе кысаларында Россия дрессировщигы, клоун, «Мәчеләр театры» җитәкчесе Ю. Д. Куклачевның тууына 70 ел тулуга һәм Россия Федерациясендә Театр елы уңаеннан Тенеш поселок китапханәсе «Балаларга мөһим һәм кирәкле турында» проекты волонтерлары Алина Мингалиева белән берлектә виртуаль сәяхәт оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International