2019 елның 12 һәм 15 апрельдә 09.00 – 17.00 сәгатьтә Хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирәчәкләр.
2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен «кайнар линия» телефоны ачылачак.
12 апрельгә билгеләнгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власовның гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү көне 22 апрельгә сәгать10.00 күчерелә.Кабул итү урыны: Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 105 нче йорт (район китапханәсе бинасы.
Бүген, 2019 елның 10 апрелендә Мингалиева Мөнирә Галәв кызын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Ибатов Хәлим Хәмидулла улы котладылар.
Мөнирә Галәв кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.
«Нечкәбил» конкурсы - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен ачык конкурс. Конкурста катнашып, гаилә эчендәге мәдәниятне, гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашлыгын, патриотлыкны, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтү, мәдәни һәм милли традицияләр, һөнәри горурлык һәм казанышлар турында сөйләү мөмкинлегенә ия.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Министрлык коллегиясенең йомгаклау утырышын уздырачак, анда ведомствоның 2018 елдагы эш йомгаклары һәм агымдагы елга стратегик бурычлары каралачак.
Бүген, 2019 елның 9 апрелендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 нче «Б» сыйныф укучылары өчен «Серле Гоголь» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
2019 елның 11 маеннан 20 маена кадәр безнең районда Халыкара театр фестивале узачак. Азия, Европа илләренең иң яхшы театр коллективлары мәдәният йортлары сәхнәләрендә үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәк. Безнең район мәдәният йорты сәхнәсендә 3 спектакль узачак.
5 апрель көнне Югары Ослан районында Кама Тамагы, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары өчен «Без бергә» халык иҗаты фестиваленең зона этабы булып узды.