ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 7 апрелендә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында Сәламәтлек көненә багышланган "Өченче яшь" район спартакиадасы узды.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган «Габдулла Тукай – балаларның яраткан шагыйре” дип аталган музей чарасында Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3» А " сыйныф укучылары катнашты.

«Туфан Миңнуллинның – иҗат юлы» дип аталган  музей чарасында «Кама таңнары»коммерцияле булмаган автоном оешмасында ял итүчеләр катнашты.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә үткәрелә торган «Торак-2019» операциясе кысаларында безнең районның күп фатирлы торак йортларында яшәүчеләргә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләреннән Өземтә игътибар итәргә кирәк.

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә Кама Тамагы урта мәктәбенең икенче һәм дүртенче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре: ВазыховаР.Х., ХабибуллинаН.С. һәм СоколоваЮ.Г.) Сергей Михалковның «Ничек аю трубканы тапкан» китабы буенча зур экранда мультфильм карадылар.

Кама Тамагы муниципаль районының Тәмте авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Сәламәтлеккә узышу” дигән танып-белү уен сәгате үткәрделәр. Балаларга Бөтендөнья сәламәтлек көне – бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм күңелле конкурслар һәм эстафета ярдәмендә Сәламәтлек иленә сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр.

Районның  туган якны өйрәнү музеенда «Мин – Россия гражданины!  Мин Татарстан баласы! дигән тантаналы чара узды. Анда районның яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Районның туган якны өйрәнү музее лекторы Миләүшә Мөхәммәтшина кеше шәхесен раслаучы документ барлыкка килү тарихы, паспортның әһәмияте һәм мөһимлеге турында сөйләде.

Халык зирәклеге: «Сәламәтлекне югалтасың – барысын да югалтасың», - ди.

7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Затон поселогы китапханәсе белгечләре үз укучылары өчен берничә чара үткәрделәр.

2019 елның 6 апрелендә Сөйки урта мәктәбе базасында Е. И. Гончаров Кубогына өстәл теннисы буенча традицион турнир узды. Ярышларда Кама Тамагы татар мәктәбе, Рудник, Иске Казиле, Сөйки мәктәпләре һәм Апас һәм Тәтеш районнары командалары катнашты. Барлыгы 70ләп спортчы заявка бирде.

5 апрель көнне Кама Тамагы  Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбендә  3 А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе И. Ф. Антонова) «Мин сәламәтлегемне саклыйм!» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International