Столяров ис. Мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Иң яраткан» фотоконкурсы оештырылды.
2019 елның 5 мартында район мәдәният йортының концерт залында Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләре конференциясе булып узды.
Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган Еникәне укыйбыз төбәкара акциягә кушылды.
Рудник урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Тенеш поселыгы китапханәсе кунаклары булдылар. Балалар пешекче-кондитер Лебедева Н. В һәм аның кызы София белән очраштылар. Очрашу 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.
6 март көнне Затон поселогы китапханәсе белгечләре «Родничок» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Әниләр турында» укулар үткәрделәр.
Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан «Кама таңнары» ААҖдә ял итүчеләр өчен костюмлаштырылган чара әзерләнде.
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Татар халкының традицияләре» дип исемләнгән фольклор сәгать әзерләделәр.
5 март көнне Кама Тамагы М. А. Чиркова исемендәге кадет интернат-мәктәбендә республика "Аҗаган" хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Кадет мәктәбенә 3 команда җыелды: «Пилотлар» (Кама Тамагы урта мәктәбе), «Патриот» (В. П. Муравьев исем. Затон урта мәктәбе), «Смена» (Олы Кариле урта мәктәбе).
Бүген, 2019 елның 5 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы кабинетында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды. Муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов гражданнарны шәхси сораулар буенча атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән кабул итә.