2019 елның 27 февралендә «БЕРДӘМ РОССИЯ " партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И. И. Гыйльметдинов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Кабул итү барышында хезмәт хакын түләү, җирне рәсмиләштерү, хезмәт ветераны исемен бирү мәсьәләләре каралды.
Сибгатова Махирә Насибулла кызы 1929 елның 27 февралендә Балтач авылында дөньяга килә. Сугыш чорында үскән яшусмер үзенең яшь булуына да карамастан Тәтешкә, Каратунга, Камскийга җилкәсенә күтәреп чәчүлек, тоз ташый аякта тишек чабата, тамак ач, кияргә кием юк, фронттагыларга булышу теләге көчле була. Фронтка без носки, бияләйләр бәйләп җибәрә идек. Сугыш вакытында берәү дә эшсез тормады. Җитен, борчак йолкырга, печән әйләндерергә, көлтә бәйләргә чыга идек. Табай, Иске мукшы урманнарында урман кисү, 6 ай буена кайтмыйча урман кистек, аякта тишек чабата иде әйләнеп кайтканда, яланаяк кайта идек, язгы, көзге пычракларда бик авыр булды дип искә ала күз яшьләре аралаш. Тамак ач, 12 яшьлек балалар комбайнга капчык тутырып торалар.
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Туган як риваятьләре» китапханә дәресе үткәрелде.
Мәдәният йорты коллективы халык белән актив эш алып бара, төрле яшьтәге кешеләрне үткәрелә торган чараларда катнашырга җәлеп итә, яшь буынга аерым игътибар бирелә.
2019 елның 22 февралендә Татар урта мәктәбенең спорт залында Кама Тамагы татар мәктәбенең физкультура укытучысы Хәйруллин Р. Ф. истәлегенә багышланган волейбол буенча хатын-кызлар турниры узды.
Красновидово авылы китапханәчесе “Җилкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Рус орнаменты" дип исемләнгән музей – китапханә дәресе үткәрде.
Бүген, 25 февральдә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
2019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәмамлануга бәйле рәвештә, 26 февральдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Конкурс җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә сизелерлек өлеш керткән авыл җирлекләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, предприятие һәм оешмалар, уку йортлары һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тануны, бүләкләү һәм тарату, яшүсмерләр һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирү, хокук бозуларны профилактикалау максатларында үткәрелә.
2019 елның 27 февралендә 15: 00 сәгатьтә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.