ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме алдыннан Затон поселогы китапханәсе һәм Столяров ис. мәдәният йорты белгечләре Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр. Затон урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «тарих белән бәхәсләшмиләр, тарих белән яшиләр» дигән тарихи экскурс үткәрделәр.

Хөрмәтле Кама Тамагы районы суд приставлары федераль хезмәте  хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – суд приставы көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Суд приставлары хезмәте хезмәткәрләрен суд системасының суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче ышанычлы терәге дип атарга мөмкин. Сезнең хезмәт мөһим һәм кирәк.

 


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Министрлык «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Предприятие һәм оешмаларның яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" исеменә һөнәри осталык республика конкурсын үткәрә (алга таба – Конкурс).

Узган пәнҗешәмбе көнне Үзәк китапханәдә  ВЛКСМның гасырлык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә МР Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Гращенкова, районның ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Виталий Юманов, Комсомол активы ветераннары Александр Левин, Сергей Алешин, Гөлзада Дәүләтшина, Кама Тамагы, Рудник һәм Затон урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, «Ачкыч»  иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе һәм әгъзалары катнашты.

 

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы (алга таба-Министрлык) Иҗтимагый файдалы (социаль) проектларны тормышка ашыруга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга субсидияләр (грантлар) бирү буенча конкурслар турында мәгълүмат әзерләде.

 

 

2018 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы “Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү”  үзәгендә күңелле вакыйга үтте: “ВЛКСМга 100 ел” балалар рәсем конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру һәм нәтиҗәләр ясалды. Әлеге конкурсның максаты  Кама Тамагы районының социаль хезмәт алучыларны истәлекле дата белән таныштыру, социаль грамоталылыгын арттыру.

31 октябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсендә  «Җәлил укулары» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурс сөйләм үсеше һәм сәнгати сүзләргә кызыксыну уяту, Муса Җәлилнең шигъри сүзенең матурлыгын һәм сәнгати мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну арттыру максатыннан үткәрелде.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көзге чорда һәм 2018 елда су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында куркынычсызлык мәдәнияте елы үткәрелүгә бәйле рәвештә һәм 2018 елның көзге чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле  эш башкарыла.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 30 октябрендә Пьянков Анастасия Яковлевнаны 90 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International