3 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә ( Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 105 нче йорт, Район үзәк китапханә бинасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Власов Валерий Александрович гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.
Затон урта мәктәбенең 1б һәм 1а сыйныф укучылары Куйбышев Затоны поселок китапханәсендә булдылар. Алар өчен “ Безнең поселокның тарихы”дип исемләнгән дәрес үткәрделәр.
Тәрбиячеләр О. Будилова, А. Беляева һәм хәзерлек группасына йөрүче балалар Рузиля Хәйруллина, Шуайна Рамазанова, Мурат Баев, Денис Зиннәтов, Әмир Миннигалиев, Ксения Мокшина, Данияр Гиниятов, Софья Афонина балаларны Сергей Михалковның шигырьләре белән таныштырдылар.
Кемерово шәһәрендә булып узган фаҗига уңаеннан кичә кич белән Кама Тамагында яшәүчеләр “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларны искә алу матәм акциясенә җыелдылар.
Шәһәр халкын авыл хуҗалыгы азык-төлеге белән тәэмин итү максатыннан Казан шәһәрендә ярминкәләр дәвам итәчәк.
Бүген “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү компексында 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында Республика кубогына мини-футбол буенча спорт ярышлары бара.
22 мартта Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия идарәсе хезмәткәрләре спорт-сәләмәтләндеру комплексында “Акчарлак” ГТО нормаларын тапшырдылар. Алар бөтен төр буенча да диярлек үзләренең ГТО нормаларын үтәделәр.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
24 мартта Район мәдәният йортында Республика бәйгесе «Русская песня» зона зтапы булып үтте. Бәйгедә катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина мөрәҗәгать итте. Бәйгедә Кама Тамагы, Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч районнары катнашты.
Районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Кама Таңнарында” ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр.