ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 28 октябрендә муниципаль бюджет  урта гомуми белем бирү учреждениесы «Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе» ндә территориаль профсоюз оешмасы халык мәгарифе һәм фән эшчеләренең 18нче отчет-сайлау конференциясе булды.

Кама Тамагы МР Осинники авыл китапханәсендә М.Ю.Лермонтовның 200-еллыгына багышланган “Илһамның тынгысыз гение” исемле китап күргәзмәсенен оештырдылар.

Дәресләрне иртәнге зарядка белән башлап җибәрү – советлар мәктәбенең яхшы традициясе –башкача төзелү елларында онытылды. 2009 ел Татарстан Республикасында Спорт елы булганлыгы аркасында зарядка яңадан мәктәпләргә кайтты.

Район җитәкчеләре өчен “Эшлекле дүшәмбе” ничек мөһим, шулай ук Кама Тамагы мәктәбе укучылары өчен һәрбер сишәмбе үткәрелә торган линейкалар да кирәкле һәм актуаль.


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

28 октябрь Тәмте урта мәктәбендә Батырлык Дәресләре үткәрелде.

Һәр ир-егетлнең тормышында Россия армиясендә хезмәт итеп, намус белән туган якларга әйләнеп кайта торган чор булырга тиеш. 28 октябрьдә район мәдәният йорты залына агымдагы елның көзендә армия сафларына алынырга тиешле егетләр, шулай ук кадетлар һәм Кама Тамагы урта мәктәбенең өлкән сыйныфлары җыелган иде.
 12 ноябрьдә республикада «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дип исемләнгән яңа мәгариф проекты башлана. Бу көнне район китапханәләрендә барлык беренче сыйныф укучылары Татарстанның истәлекле урыннары турында рус һәм татар телендә сөйләүче матур альбомнар алачак.
27 октябрьдә “Мөстәкыйль балалар” республика проектының “Лидер” отрядында катнашучылар “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы кысаларында “Без сәламәт буын яклы” акциясендә катнашты.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Кама Тамагы районы буенча җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалы мәгълүматларына караганда, инспекция аша 107 кеше узган, шулардан 61е шартлы рәвештә, 27се төзәтү эшләренә, 14е мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, 4 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән. 52 кеше исәптән төшерелгән.

20.10.2014 алып  27.10.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 103 чакыру булган, район буенча 34 чакыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International