ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры безнең районда үзенең гастрольләрен дәвам итә. Кама Тамагы районы Башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур һәм театр режиссеры Галиев Рөстәм сәләмләү сүзләрен әйттеләр.


22
август, 2014 ел
җомга
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында төрле катлам гаилә балалары өчен 21 августта Казанның гаилә- күңел ачу “Дейфи” үзәгенә сәяхәт оештырылды.

20
август, 2014 ел
чәршәмбе

19 август көнне Красновидово авылының Максим Горький исемендәге музей үзенең 35 яшьлеген билгеләп үтте.Безнең янга дусларыбыз-Казаннан “Оберег” фольклор коллективы, Затон “Волжанка”сы, осинникидан “Сударушка”,Тенькиның “калейдоскоп”ы,авыдашларыбыз килде,барысы да музей каршындагы мәйданчыкта,каен асларына урнаштылар.

Кама Тамагы һәм Апас  районнары буенча  Пенсия Фонды Идарәсе пенсия таныклыкларын тантаналы рәвештә тапшыруны дәвам итә.

19
август, 2014 ел
сишәмбе
11.082014 алып  18.08.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 106 чакыру булган, 5 кеше госпитальгә салынган.

Ел саен ТРда “Россельхозцентр” филиалы район бүлеге белгечләре орлыкларның сорт сыйфатын билгеләү эшләрен башкара. ТРда “Россельхозцентр” филиалы район бүлеге җитәкчесе Роберт Ганибаев белән әңгәмә орлык сыйфатына анализ һәм контроль ысуллары, шушы эш төре буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү , авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең апробация буенча эшләрне башкармауы нәтиҗәсендә орлыкларга сорт докуметлары бирелмәү мәсьәләләренә багышланды.Филиал орлыкларның сорт сыйфатын “Орлыкчылык турында”гы 149 нчы Федераль законның 26 маддәсе нигезендә алып бара. Шушы маддә нигезендә авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары сорт сыйфаты апробация үткәрү һәм чәчүләрне теркәү, грунт контроле һәм лаборатор сорт контроле белән билгеләнә.


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 26 августында сәгать 10:00 дән 11:00 гә кадәрТатарстан Республикасының юстиция министры Глухова Л.Ю. юридик булышлык күрсәтү максаты белән Кама Тамагы районы гражданнары белән видеоконференция режимында  кабул итү ниятләнә

2013 елда халык хоры исемен алган, 15 августта “Волжанка» хоры (җитәкчеләре Александр Захаров, җырчылар- Луиза Микерина, Михаил Островидов, Римма Исмәгыйлева) Югары Ослан районының Верхняя Слобода авылында коцерт белән  чыгыш ясады.

16,17 августта Кама Тамагы муниципаль районының Совет,Башкарма коммитеты һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Болгар музей-тыюлыгында үткән “Бөек Болгар” фестивалендә катнаштылар.


15
август, 2014 ел
җомга

14 августта муниципаль район  башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталына  сертификатлар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International