ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 18 июньдә муниципаль район хакимияте бинасында (Кама Тамагы штп, Калинин урамы, 31) 9.30 дан 13.00 сәгатькә кадзр ТР Президентының  гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре гражданнарны күчмә кабул итәчәк.

02.06.2014 алып  09.06.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 100 чакыру булган, район буенча 26 чакыру.


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

2013 елда ТР Президенты инициативасы буенча беренче тапкыр “Мәктәпкә ярдәм ит!” акциясе уздырылды. Акциядә республика яшәүчеләре генә түгел, бөтен Россия буенча да катнаштылар. Укуны тәмамлаганнарның күбесе, күп эшле булуларына карамастан, вакыт табыштырып үзләре укыган мәктәпләргә булышалар. Акцияне ел саен үткәрергә дигән карар кабул ителде.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Олы-Бортас ,Кече Бортас авыллары  һәм Суыксу авылыннан чыккан якташлар өчен 31 нче май көнне кичке сәгать18.00 дә  Авыл көне” уткәрелә.Үткәрү урыны Олы-Бортас авылы.


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында да 24 нче май көнне кичке сәгать18.00 дә  Авыл көне уткәрелә.

17
май, 2014 ел
шимбә

“Идел таңнары” газетасы редакциясендә традицион язгы «Алтын каләм» конкурсы үткәрелде. Анда Келәнче, Затон, Кадет, Олы Кариле, Кирельск, Рудник һәм ике Кама Тамагы мәктәбеннән 13 укучы катнашты. ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы быелгы конкурсның темасын “Яшьләр һәм дәүләт” дип исемләгән.


16
май, 2014 ел
җомга

Куйбышев исемендәге Затон штп. Столяров исемендәге мәдәният йортында  “Домисолька ” вокал ансамбленең 10-еллыгына багышланган иҗади кичәсе булды. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән яшь һәм талантлы юбилярларны чарада булган Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков котлады.

Хөрмәтле Каматамагылылар һәм район кунаклары!

2014 елның 19 маеннан алып 1 июненә кадәр Кама Тамагы штп.“Акчарлак ” спорт-сәламәтләндерү комплексының зур йөзү бассейны суны алыштыру сәбәбе буенча эшләмиячәк.

Хөрмәтле Каматамагылылар! Искә төшереп китәбез, Кама Тамагы МР  "Халык инвентаризациясе" акциясе дәвам итә. Ул районыбызның архитектура кыяфәтенә негатив тәэсир итүче, чүплекләр килеп чыгуына булышучы хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларны ачыклау эшенә юнәлгән.

“Иң зур бурычлы – индивидуаль эшмәкәрләрнең бурычларын түләтү айлыгы” үткәрү чикләрендә ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе ТР буенча РОСП УСССП белән бергә рейд ясадылар. Рейд районның иң зур бурычлылары белән мәҗбүри пенсия һәм тыйнби иминләштерү страховкаларын , пени һәм штрафлар түләве буенча үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International