ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы МР Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә аналык һәм гаиләгә багышланган чара булды. Тантаналы рәвештә Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Илдан Шәймурзин Россия Пенсия Фонды Идарәсе башлыгы Илмир Гыйлметдинов белән бергә икенче балаларын тудырган әниләргә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшырдылар.

Кама Тамагы штп. район мәдәният йортында танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм иҗтимагый эшлеклесе, Кама Тамагы МР Олы Мәрәтхуҗа авылында туган Туфан Миннуллин турында “Туфан ул Туфан инде” документаль фильм күрсәтмәсе булды.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

05.05.2014 алып  12.05.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 107 чакыру булган, район буенча 33 чакыру..

9 май көнне Атабай авылында яңа мәчет ачу тантанасы булып үтте.

Авыл үзәгендә шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Сәйфетдинов Мөдәрис Варрух улы хәләл көче белән төзеткән  яңа мәчет ишекләрен ачты, ачу тантанасы зур дини һәм милли бәйрәм булып үтте. Гыйбадәт йорты чын мөселман төсендә,  авылга - авылга гына түгел олы юлдан узучыларга нур чәчеп, ямь биреп,  балкып тора.

   Мәчетне тантаналы ачуда Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәтдин улы,  Кама Тамагы районы мөхтәсибе  Галимулла хәзрәт, тирә күрше  авылллардан имам хатиплар һәм күпсанлы кунаклар катнашты. Мөдәрис Варрух улының, гаиләсе, туганнары, дуслары бәйрәмгә килгән һәр кешене тәмле милли ризыклар белән тулы өстәл янына чакырып сыйлап каршы алдылар. Шулай ук Мөдәрис Варрух улы мәчеткә дип атап Корбан чалдырган. Халык Корбан итеннән, Корбан шулпасыннан авыз итте.

Иске Казиле авыл җирлегенә кергән Иске Казиле һәм Каратал авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына  багышланган тантаналы  кичәләр булып узды. Иске Казиле авыл җирлегендә 3 Бөек Ватан сугышы ветераны,  30   тыл ветераны,  75  сугыш чоры балалары яши.  Бәйрәмгә бу кешеләрнең барысы да һәм авыл халкы чакырылган иде. Кичәне авыл җирлеге башлыгы И.Х. Сагьдиев ачты,  килгән кунакларны  бәйрәм белән котлады.

9 майның кичендә Кама Тамагы штп. укучылар колоннасы традиция буенча район урамнарыннан – Кама Тамагы урта мәктәбеннән алып һәлак булган якташлар обелискына кадәр янган факелларны кулга тотып төштеләр. Факел йөрешен карарга һәм катнашыр өчен поселок яшәүчеләре һәм кунаклары да урамга чыктылар. Чара район мәдәният артистлары белән оештырылган концерт белән дәвам итте.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы МР Башлыгы Зөфәр Гарәфиев яшәучеләрнең һәммәсе өчен дә мөһим һәм дулкынландыргыч изге бәйрәм белән котлады.

 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  69 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны,  фронтовикларны  һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады 

7 майда, Җиңү көне алдыннан, Кама Тамагы штпда (поселокка керү юлында) Кама Тамагы урта мәктәбенең 11сыйныф укучылары директорлары Елена Гыймадиева, сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Исмәгыйлева һәм Чулпан Мөхәммәдиева җитәкчелегендә корыган агачлар урынына 1000 якын яшь үсентеләр утыртты.

2014 елның 9 маенда Кама Тамагы штп. халыкара , юбилейлы, саны буенча унынчы "Георгий тасмасы" акциясе үткәреләчәк. Район үзәге урамнарында волонтерлар район яшәүчеләренә, тантаналы митинг катнашучыларына тасмалар таратып Җиңү көне белән котлыячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International