ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның апрель аенда  бертөркем кунаклар Туфан ага Миңнуллинның гаиләсенә чираттагы өй  кичәсенә җыелды. Бу юлы кунакка Кама Тамагы районыннан Туфан аганың якташлары килде.  Алар арасында район җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин, районыбызның имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, Олы Салтык авылы җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов, шул авылның мәдәният йорты директоры Әмир Мифтахов, авылдашлары  Вәлиев Исфат ага, Хәмит Рафиков, Туфан аганың күптәнге дусты, Тәтеш шәһәреннән, Чүпрәле районының Мөнчәли авылы егете Ирфан Измайлов, районыбызда эшләп килүче Туфан Миңнуллин музее җитәкчесе Рәсимә Нәҗмиева булдылар.

 

Язгы кыр эшләре кызганнан кыза, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, тулаем район икътисады аның темпына һәм сыйфатына бәйле булачак.                                                                                           Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чәчү барышы белән танышу максатыннан районыбызда булып китте.                                                                                      Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән бергә вертолетта басуларны, игенчеләр хезмәтен югарыдан карап бәяли алдылар.

Кама Тамагы муниципаль районында ТР Хезмәт, эшле булу һәм иҗтимагый яклау Министрлыгы белгечләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына иҗтимагый паспортлар тутыру эше бара.

Кама Тамагы МР Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә 1-11 сыйныф укучылары арасында “Без – бергә!” девизы астында “Парламент дәресләре - 2014” үтте. Дәреснең темасы – Кырым һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына кушылуы.

Дәрестә Тәмте авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов, Кама Тамагы районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров булдылар.


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

Җиңү көне бәйрәме алдыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Сәрдәр Абзал улының хәлләрен белештеләр.

7, 8 һәм 9 майларда “Афродита”  чәч-тарашханәсендә акция үтәчәк – Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен чәч алдыру тулысынча бушлай булачак.

Патриотлык, гражданлык позициясен формалаштыру максатларында "Куйбышев исемендәге Затон пгт. кадетлар интернат - мәктәбендә" Россия, Крым Республикасы, Севастополь шәһәре интеграциясенә багышлап "Без бергә" дигән темалы Парламент дәресе үткәрелде.

3
май, 2014 ел
шимбә
2014 елның 29 апрелендә Кадетлар мәктәбе укучылары Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Ярунов Анатолий Николай улы гаиләсен күрергә бардылар.
25 апрельдә Казан шәһәренең Пенсия Фонды  бүлегендә пенсионерлар арасында "Компьютер land: өченче яшь 2014" компьютер күп ярышлы республика бәйгесенең финалы үтте. Бәйге оештыручылары: ТР буенча Россия Пенсия Фонды һәм "Россия Пенсионерлар Берләшмәсе" иҗтимагый бүлегенең җирле бүлекчәсе.

Узган атнада Яңасала авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасында туган тел һәм шигърият бәйрәменә карата , туган телне саклау, пропагандалау максатыннан “Тукай мәңге безнең күңелләрдә “ дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамаша үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International