Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев һзм Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итү вакытында Зөфәр Галимулла улы һәм Айрат Ринат улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирделәр.
“Россия патриотларын үстерәбез” Бөтенроссия бәйгесе республика этабы кысаларында “Кама Тамагы МР Куйбышев исемендәге Затон штп. кадетлар интернат-мәктәбе” педагог-оештыручысы Т.А.Компаненко “Ватанга хезмәт итәм” бәйгесендә катнашты һәм “Герой батырлыклары мәңге халык йөрәгендә” номинациясендә II дәрәҗә Дипломына лаек булды.
Кама Тамагы МР “Тау ягы” балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Курчаева С.А.) “Моңлы тамчы” балалар фольклор коллективларының республика фестивалендә катнаштылар.
Кама Тамагы МР Тәмте урта гомуми белем мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Марина Кудрявцева “Лидерлык нигезләре” белем бирүче оешмалар-катнашучылар арасында иң яхшы инициативалы көн республика конкурсында 2 урын алды.
Кирельский авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Кирельский авылы мәдәният йорты һәм китапханә эшчеләре белән бергә “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
2014 елның 24 апрелендә Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә Европа иммунизация атнасы чикләрендә 1-4 сыйныфлар өчен “Сәләмәт булыгыз!” сәләмәтлек дәресе үткәрелде. Дәрес үз вакытында иммунизация һәм вакцинация сорауларына багышланды.