ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы МР Тәмте урта гомуми белем мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Марина Кудрявцева  “Лидерлык нигезләре” белем бирүче оешмалар-катнашучылар арасында иң яхшы инициативалы  көн республика конкурсында 2 урын алды.

Кирельский авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Кирельский авылы мәдәният йорты һәм китапханә эшчеләре белән бергә “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

2014 елның 24 апрелендә Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә Европа иммунизация атнасы чикләрендә 1-4 сыйныфлар өчен “Сәләмәт булыгыз!” сәләмәтлек дәресе үткәрелде. Дәрес үз вакытында иммунизация һәм вакцинация сорауларына багышланды.


26
апрель, 2014 ел
шимбә

Кама Тамагы МР делегациясе (составында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Кама Тамагы Туфан Миннуллин исемендәге музей мөдире, якташ-авылдашлар) драматург, язучы, иҗтимагый эшлеклесе, безнең якташыбыз Туфан Миннуллин турында төшерелгән фильмның премьералы күрсәтмәсендә булдылар. Фильм “Мир” кинотеатрында булды.

Кама Тамагы МР Тәмте авылы мәдәният йортында ветераннар арасында башкаручылары “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры үтте.

Фестивальнең максаты – патриотизм, Бөек Ватан сугышы, халык  җиңүче, Ватан, туган якка карата мәхәббәт, халыкның бөек дуслыгы темаларына багышланган җырлар мираслыгын саклап тоту, ТР ветераннарның халык иҗатын популярлаштыру.

Кама Тамагы МР Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә 19-27 апрельләрдә үткән “Язгы яхшылык атнасы-2014” Бөтенроссия ирекле акциясенә ярдәм күрсәттеләр.

Тәрбиягә  алучы ана Резеда Сәбирҗанова һәм Кама Тамагы МР Башкарма комитетының опека һәм тәрбиячелек булеге мөдире Дамирә Идрисова “Балаларны үзләренә алып тәрбияләргә теләүче һәм балаларны кабул иткән гражданнарга ярдәм итү консультатив төркемнәрен оештыру, опекага алынганнарны тәрбияләү һәм үстерү” семинарында катнаштылар.

Семинар Казан шәһәре Киров районының балалар йорты дәүләт бюджет оешамсында үтте.


25
апрель, 2014 ел
җомга

2014 елның 24 апрелендә Кама Тамагы урта мәктәбе спорт залында һәм “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында В.М.Гурьянов хәтеренә багышланган волейбол буенча район турниры ачылды.

2014 елның 24 апрелендә Кама Тамагы МР «Богородский рай»  халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  “Атомлы апрель”  чарасы үтеп китте.

Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 “А” сыйныф укучылары тыныч вакытта батырлык кылучы кешеләр белән танышып әңгәмә үткәрделәр.

Балалар арасында янгын куркынычсызлыгы тәртибен тәрбияләү һәм янгын сүндерү хезмәтен популярлаштыру максатларында 2014 елның 24 апрелендә ТР янгынга каршы тору службасы Кама Тамагы МР Каратал авылы Апас отрядының аерым янгынга каршы тору посты белән "Ачык ишекләр көне" үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International